Барлык хәвефләр дә исәпкә алынган. Потенциаль куркыныч янаучы һәм социаль әһәмияткә ия объектлар, шулай ук үләт базлары, агу химикатлары складлары, сәнәгать калдыклары ташкын зонасына эләкми.
"Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча муниципаль гамәлләр планнарын эшләүнең барышы турында аерым хәбәр итәм, алар язгы ташу хәвефе исәпкә алынган төп планлаштыручы документлар булып тора", - диде Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Латыйпов.
Кызганычка каршы, барлык билгеләнгән срокларны бозып, 63 муниципаль берәмлекнең 58е планны эшләмәгән. 25 муниципалитетта су басу куркынычы булган 57 участок контрольдә тотыла. Боз катламын кисү ысулы белән превентив чаралар тулы күләмдә башкарылган. Су басу урыннарына мониторингны 127 оператив төркем тәэмин итәчәк.
Санкцияләнмәгән боз кичүләрен эксплуатацияләүгә һәм техниканың боз астына китүенә юл куймау өчен ГИМС инспекторлары патрульлек итә. Боз тыгыннарын булдырмау буенча шартлату эшләре махсус оешмалар көче белән турыдан-туры хакимият килешүләре кысаларында, шулай ук Чишмә районының Алкино авылында урнашкан хәрби часть белән үзара хезмәттәшлек турында килешү нигезендә планлаштырылган.
Су басу хәвефенә җавап бирергә әзерлек тәэмин ителгән.
Фото: лента.ру