+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 март 2022, 16:05

Оперштаб утырышында көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде

Бүген Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең социаль-икътисади үсешен тәэмин итү буенча оператив штаб утырышын үткәрде. Көн тәртибендә — кулланучылар базарындагы хәл, бәяләрне нигезсез арттыруны булдырмау чаралары һәм башка актуаль мәсьәләләр.

Оперштаб утырышында көнүзәк мәсьәләләр тикшерелдеОперштаб утырышында көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде
Оперштаб утырышында көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде

Республикада азык-төлек товарларының һәркем өчен сатып алырдай булуын тәэмин итү чаралары турында сөйләгәндә, Башкортстан вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов складларда азык-төлек запасы җитәрлек күләмдә, дип билгеләп үтте.
– Акрынлап азык-төлек кибетләрендә ажиотаж кими, - дип хәбәр итте вице-премьер. – Соңгы вакытта шикәр заводлары сатып алучыларга 8,8 мең тонна продукция төяп озатты. Складларда запас җитәрлек. Кибетләргә товарларны төяп җибәрүнең нормаль режимына күчтеләр.
Республика авыл хуҗалыгы министры хәбәр иткәнчә, федераль бюджеттан төбәкнең эшкәртү предприятиеләре өчен өстәмә субсидияләр җибәрелгән, алар үз продукцияләрен төяп озату бәяләрен элеккечә саклап кала. Әйтик, икмәк пешерү предприятиеләре – 62 миллион сум һәм сөт эшкәртүчеләр 71 миллион сум алган. Төбәкнең сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр иткәнчә, сәүдә челтәрләренең көн саен мониторингы социаль әһәмияттәге товарларның төп төркемнәре буенча хәлне оператив ачыкларга мөмкинлек бирә.
- Кичә генә без бөтен республика буенча 332 кибетне карадык. Элеккечә, бакалея товарларына – шикәр комына, карабодай һәм онга, шулай ук тозга, яңа туган балалар өчен товарларга һәм офис кәгазенә ихтыяҗ артуны теркибез, – дип аңлатты Алексей Гусев. – Шул ук вакытта киштәләрнең әлеге товарлар белән даими баетылуының уңай тенденциясен күзәтәбез.
Башкортстан Башлыгы сәүдә челтәрләрен тикшерүләр санын киметмәскә һәм бәя кую мәсьәләләрен контрольдә тотарга кушты.
Социаль әһәмияттәге азык-төлек товарларының төп төрләренә бәяләрне нигезсез арттыруны булдырмау буенча күрелә торган чаралар турында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Андрей Хомяков сөйләде.
– Бездә халыкның нигезсез бәяләр артуына карата мөрәҗәгатьләре буенча «Кайнар элемтә» эшли. Аңа киштәләрдә товарның бәясен арттыру яки булмавы турында 510 шалтырату килгән. Шул ук вакытта шалтыратуларның яртысы шикәр белән бәйле хәлгә кагыла. Хәзер мөрәҗәгатьләрнең динамикасы акрынлап кими, - диде Андрей Хомяков. - Монополиягә каршы федераль хезмәтнең төбәк идарәсе заводтан алып киштәләргә кадәр шикәр китерү чылбырын тикшерә. Җитештерүчеләр һәм сатучыларның базар тәртипләре булмаган очракта, без бу күренешләрне булдырмый калачакбыз.
Республика Башлыгы Башкортостан Авыл хуҗалыгы министрлыгына Монополиягә каршы федераль хезмәтнең нигезле дәгъваларына оператив рәвештә реакция белдерергә һәм җитешсезлекләрне бетерү өчен тиешле чаралар күрергә ярдәм итәргә кушты.
– Быел республика шикәр чөгендере өчен өстәмә чәчү мәйданнары әзерли – без аларны 36 мең гектардан 47 мең гектарга кадәр арттырырга планлаштырабыз, - диде Радий Хәбиров. - Безнең аграрчылар исәпләвенчә, шикәр заводларын эшләтеп җибәрү һәм сәүдә челтәрләренә өзеклексез китерү өчен бу җитәрлек.
Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Бурдюк хәбәр иткәнчә, төбәктә коммуналь хезмәтләрнең бәясен планнан тыш арттырмаячаклар. 2022 елның беренче яртысында тарифлар узган ел дәрәҗәсендә сакланган. 2022 елның 1 июленнән тарифларны планлы индекслау турындагы карарны федераль дәрәҗәдә 2021 ел ахырында кабул иттеләр. Дәүләт комитеты рәисе сүзләренә караганда, икенче яртыеллык башыннан алып коммуналь хезмәтләр җыелмасы өчен уртача индекс республикада 4,4 процент тәшкил итәчәк.
Фикер алышу ахырында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив штаб әгъзаларына киләсе утырышка икътисадның сәнәгать секторы эше, шулай ук алданган өлешчеләр мәсьәләләрен хәл итү буенча агымдагы хәлгә җентекле анализ ясауны йөкләде.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас