+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 март 2022, 03:30

Шикәр чөгендере мәйданнары арттырыла

Быел ул 47 мең гектарга җиткереләчәк, ягъни былтыргыдан 10,4 мең гектарга күбрәк булачак.

Шикәр чөгендере мәйданнары арттырылаШикәр чөгендере мәйданнары арттырыла
Шикәр чөгендере мәйданнары арттырыла
Кичә республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә узган киңәшмә күңелле вакыйгадан башланды. Төбәк җитәкчесе республика Башлыгының эшләр идарәчесе урынбасары Вадим Гәрәевны Шәйморатов ордены белән бүләкләде. Әлеге бүләккә, шулай ук, республика Башлыгының матбугат хезмәте операторы Илшат Казаккулов лаек булды. Әйткәндәй, ул — шундый югары бүләккә лаек булган беренче журналист.

Радий Хәбиров Донецк һәм Луганск халык республикаларында яраланган яугирләргә һәм авыручыларга ярдәм күрсәткән табибларга һәм шәфкать туташларына Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Төркем җитәкчесе, Республика табиблык-физкультура диспансерының баш табибы Руслан Гәрәев аңа Донбасс халкының рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Бик зур рәхмәт, Радий Фәритович, Сез безнең хезмәт урыныбызга килеп тә ярдәм күрсәттегез. Донбасс халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Алар зур сәлам һәм ихлас рәхмәт сүзләрен белдерде. Ә без, үз чиратыбызда, әлеге республикаларга барырга һәм башлаган эшне дәвам итәргә әзер”, — диде Руслан Гәрәев.
Җитәкче кадрлар составында да үзгәрешләр бар: Хөкүмәт вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе итеп билгеләнде. Башкортстан Башлыгы Максим Забелиннан тәүге чорда сәламәтлек саклау мәсьәләләрен контрольдә тотуын һәм элек профильле ведомствоның беренче урынбасары вазыйфасында эшләгән сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Азат Рәхмәтуллинга ярдәм итүен үтенде.
Төбәк җитәкчесе Украинада махсус операция барышында һәлак булган солдатларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтү зарурлыгын ассызыклады. “Бу атна республика өчен бик авыр булды, Уфа, Күмертау, Салават, Нефтекама шәһәрләрендә, Бөрҗән районында Башкортстан улларын соңгы юлга озаттык. Бик авыр җирләүләр булды, егетләр бик кызганыч”, — диде ул.
Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына да күрсәтмә бирде. “Муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итәм: ярдәм күрсәтү буенча һәр мәсьәләдә шәхсән катнашырга. Мин җомга көнне Буздәктә булдым, аннан Украинада безнең егетебез һәлак булды. Яугирнең өч кызы калган, өчесен дә аякка басканчы курчаларга тиешбез. Һәр башлык бу мәсьәләләргә бик игътибарлы булырга тиеш”, — диде республика Башлыгы. Ул әлеге мәсьәләнең Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев контролендә булуын искәртте.
Агымдагы елның беренче ике ае йомгаклары буенча Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы 112,4 процент тәшкил итте, бу Русия буенча уртача күрсәткечтән (107,5 процент) югарырак. Электр җиһазлары (4 тапкыр), дарулар (1,7 тапкыр), металл әйберләр (142 процент) җитештерүдә иң югары үсеш темпларына ирешелде. Чимал секторы предприятиеләреннән “Башнефть” югары үсеш темпларын күрсәтте. “Без икътисадка көчле зыян китерелер дип көтәбез, әмма мондый яхшы эш белән ихтимал булган кире нәтиҗәләрне сизелерлек киметә алачакбыз”, — диде Радий Хәбиров.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Азат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, 44 район вакциналау планын арттырып үтәгән, 16 муниципалитетта 80-90 процент колачланган. 28 мартка булган мәгълүматлар буенча, Башкортстанда 274 548 кеше коронавирус белән авырган. Хәзерге вакытта ковид-госпитальләрдә 135 кеше исәпләнә, 19 пациент — авыр хәлдә. 12 меңнән артык кеше йорт шартларында дәвалана.
15 апрельдә республика аграрийларының басуларга чыгуы һәм язгы кыр эшләрен башлавы көтелә, дип хәбәр итте киңәшмәдә Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Ул белдерүенчә, быел аграрийлар җитен, кукуруз, карабодай һәм шикәр чөгендере мәйданнарын арттырырга планлаштыра. Быел бөртекле культуралар мәйданы 1,7 миллион гектар тәшкил итәчәк. Шикәр чөгендерен 47 мең гектарда чәчәргә планлаштыралар, бу 1,8 миллион тонна татлы тамыр алырга мөмкинлек бирәчәк. Аннан 301 мең тонна шикәр комы җитештерергә мөмкин, бу — ике ел ярымлык запас. Шикәр чөгендерен игү белән барлыгы 18 муниципаль район шөгыльләнә.
Моннан тыш, киңәшмәдә язгы ташуга әзерлек, эчке туризм, республикада контейнер мәйданчыклары торышы, ЦУР системалары эше турында чыгышлар тыңланды.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас