+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 март 2022, 14:50

"Бүгенге сугыш ветераннары да батырлык үрнәге күрсәтә"

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы, республиканың Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасы рәисе Валерий Шәрипов бүген республика Башлыгы Радий Хәбировның парламенттагы чыгышы уңаеннан түбәндәгеләрне җиткерде.

"Бүгенге сугыш ветераннары да батырлык үрнәге күрсәтә""Бүгенге сугыш ветераннары да батырлык үрнәге күрсәтә"
"Бүгенге сугыш ветераннары да батырлык үрнәге күрсәтә"
 Бүгенге парламент утырышы тарихи вакыйга булды. Анда каралган мөһим мәсьәләләрнең берсе, минемчә, Украинадагы хәрби операция вакытында һәлак булган Башкортстан егетләре гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү турындагысы булды. Бу сумма зур булмаса да, яугирләрнең гаиләләренә ярдәм итәр дип уйлыйм. Аларның статусын хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга тиңләү, төрле льготалар бирү дә максатка ярашлы булды.

Гомумән, республикада ветераннар турында зур хәстәрлек күрелә. 2024 елга 60 мең квадрат метрлы яңа госпиталь төзеләчәк. Әле Уфаның Тукай урамында эшләп килүче учреждение дә бик әйбәт, ул яхшы җиһазландырылган. Анда югары квалификацияле табиблар эшли. Яңа госпиталь ветераннарыбызга тагын да сыйфатлырак хезмәт күрсәтәчәк. Ә төзелеш өчен безнең бөтен кирәкле материалларыбыз бар. Әнә 4 ковид-госпитальне тиз арада төзеп куйдык бит әле!

Авылларда модульле ФАПлар төзелә. Халык алар өчен нык рәхмәтле. Тагы да "Башкортстанда озын гомерлелек" программасы буенча ветераннар өчен махсус туристик маршрутлар оештырыла. Аларның саны артып тора. Ветераннар спорт белән теләп шөгыльләнә.

Өлкән яшьтәгеләр авылда күп яши. Алар бакча үстерә, балаларына ярдәм итә. Безгә бернинди азык-төлек дефициты да янамый дип уйлыйм.

Без күпне күрдек, күпне кичердек. Бүгенге авырлыкларны да үткәреп җибәрербез. Бергә тырышып эшләргә генә кирәк!


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас