+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 март 2022, 09:14

Безне юллар чакыра!

Башкортстан проектлары «Маршрут төзелгән» премиясе өчен тавыш бирүдә катнаша.

Безне юллар чакыра!Безне юллар чакыра!
Безне юллар чакыра!

«Маршрут төзелгән» премиясенең халык тавыш бирүендә «Ел вакыйгасы» номинациясендә Башкортстан проектлары катнаша. Ул - эчке туризмны һәм сәяхәтләрне үстерү өлкәсендә уникаль премия. Бәйге Русиянең Туризм буенча федераль агентлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Номинацияләрдә катнашучы Башкортстан проектларын төбәкнең визит карточкасы дип атарга мөмкин. Башкортстан проектлары өчен түбәндәге сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин:
Ел вакыйгасы: Ультрамарафон Малидак https://travel.spec.kp.ru/golosovanie-sobytie-goda-2022/

Җәлеп итү ноктасы: "Юлбасар кыясы" турбазасы https://travel.spec.kp.ru/golosovanie-tochka-prityazheniya-2022/

Ел идеясе: «Тирмәнтау тавында» һәм «Чолыкчы сукмагы» экологик сукмакларын берләштерү https://travel.spec.kp.ru/golosovanie-ideya-goda-2022/

Кунакчыллык сәнгате: Эко-отель Sunrise https://travel.spec.kp.ru/golosovanie-iskusstvo-gostepriimstva-2022/

Яшел маршрут: "Таллы", "Тыюлыклы җир" экологик сукмаклары, https://travel.spec.kp.ru/golosovanie-zelenyj-marshrut-2022/

Премиянең һәр номинациясендә финалчылар ачык онлайн-тавыш бирү барышында билгеләнәчәк. Бүләкләү тантанасы һәм җиңүчеләрне игълан итү 28 апрельдә булачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас