«Бүген безнең башка партияләрдән коллегаларыбыз белән бертавыштан Башкортстан Хөкүмәте отчетын хуплавыбыз очраклы түгел, — диде ЛДПР фракциясе җитәкчесе Вячеслав Рябов. - Чөнки сәяси каршылыкларга, төрле партия платформаларына һәм программаларына карамастан, Хөкүмәтнең 2021 елда - шундый катлаулы, "ковидлы“ чорда - төбәкне социаль-икътисади үстерү буенча зур эш башкарганын күрәбез һәм аңлыйбыз. Барлык объектив кыенлыкларга карамастан, Башкортстан икътисады шактый уңышлы нәтиҗәләр күрсәтте: болар - инвестицияләр агымы, төзелеш күләмнәренең артуы, эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүне көчәйтү һ.б. Башкортстан икътисадының барлык секторларында да диярлек уңай күрсәткечләргә ирешелгән. Мондый нәтиҗәлелек безгә, депутатларга, республика Хөкүмәтенең хәзерге составы ил алдында торган яңа бурычларны да башкарып чыгачак дип санарга нигез бирә".
Аның белән республиканың Дәүләт җыелышы депутаты Руфина Шаһапова - «Яшелләр» партиясе вәкиле дә теләктәш. «2021 елда республика Хөкүмәте аның безнең җәмгыять белән бергә тактик һәм стратегик бурычларны үтәү өчен берләшүен, төбәкнең, аның халкының уртак максатына — иминлегенә ирешү өчен барлык мөмкинлекләрне туплавын күрсәтте. Моның мисалы — урындагы башлангычларга ярдәм итү, „Башкортстан ихаталары“ һ.б. программалар", - дип ассызыклады Руфина Шаһапова.
Республика парламентының пленар утырышы алдыннан фракцияләр белән алдан зур эш башкарылды. Утырыш барышында КПРФ фракциясе җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин республика Башлыгы Радий Хәбировка республика парламенты фракцияләре белән очрашулар үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Радий Хәбиров бу тәкъдимне кабул итте һәм үз Хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга һәр фракция белән мондый очрашулар оештырырга һәм аларны коммунистлардан башларга кушты.
Фото: башинформ