Анда территорияне төзекләндерү һәм легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл кую буенча күләмле проект тормышка ашырыла. Нәкъ ике ел элек Русия Президенты Владимир Путин указы белән комдивка "Русия Герое" исеме бирелде.
Мәйданны реконструкцияләү 2020 елның җәендә республика җитәкчесе инициативасы белән башланды. Төзүчеләр аның территориясен киңәйтте һәм Совет урамын төзекләндерде. 2021 елның 1 сентябрендә мәйданда музыкаль фонтан эшли башлады.
Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл проектын сайлау ачык конкурс форматында узды, аның җиңүчесе итеп башкорт тамырлары булган скульптор Салават Щербаков танылды. Республика рәссамнары һәм скульпторлары тәкъдиме белән проектны эшләп бетерделәр, монументтан ике яктан да колоннада өстәделәр.
Төзүчеләр инде скульптура композициясенең фундаментына нигез әзерләү эшләрен башкарган. Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча, Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу быел 11 октябрьгә, Республика көненә планлаштырылган.
Сәфәр барышында Башкортстан Башлыгы Совет мәйданы территориясен, шулай ук аның янәшәсендәге биналарны карады, төзүчеләр белән фасадларны ремонтлау һәм архитектура утларын урнаштыру буенча планнары турында фикер алышты.
- Идея шундый: биредә шәһәрнең иҗтимагый һәм мәдәни үзәге булачак. Без шулай ук яшьләр өчен җәлеп итү ноктасы булдырырга телибез. Мәйдан белән янәшә яңа мәдәни һәм ял йортлары барлыкка киләчәк, - диде Радий Хәбиров. - 9 майда мәйданда без генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәлак булган Луганск Халык Республикасыннан һәм дивизия сугышчылары яшәгән Башкортстан районнарыннан китерелгән туфрак белән капсула салачакбыз. Ә Республика көненә исә легендар Геройга һәйкәл куелачак. Шәхсән минем өчен бу төп вакыйгаларның берсе булачак.
Фото: правительстворб.ру