

"Бүген мин "Business women 2022" хатын-кызлар форумында кунак сыйфатында катнаштым. Бу - әлеге өлкәне популярлаштыру һәм алга этәрү өчен нәтиҗәле мәйданчык.
Без Башкортстанда бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар булдыруга зур игътибар бирәбез. Һәм бу үз нәтиҗәләрен бирә. Бүген республикада 129 мең тирәсе кече һәм уртача эшкуарлык субъекты исәпләнә. Аларның 40 проценты диярлек - хатын-кызлар. Шул ук вакытта һәр өченче эшнең социаль юнәлеше бар. Мондый эшкуарларга 500 мең сумга кадәр грант бирәбез. Социаль бизнесның үсеш дәрәҗәсе буенча без бүген Русиядә икенче урында торабыз. Гомумән алганда, Башкортстан илнең эшкуарлык өлкәсендә хатын-кызлар мәшгуль булган топ-5 төбәгенә керә.
Шуңа күрә, дискуссия барышында мин республикага яңаларын эшләтеп җибәрү һәм булган проектларны үстерү өчен бөтен Русиядән хатын-кыз эшкуарларны чакырдым. Хәер, күпләр кебек үк, Башкортстан үз бизнесын уңайлы үстерү мәйданчыгы булыр дип уйлыйм", - дигән бүген социаль челиәрләрдә Премьер-министр Андрей Назаров.
Фото: resbash.ru