+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 март 2022, 15:30

Яңа проектлар республиканы үстерүгә ярдәм итәчәк

Башкортстан Башлыгы грантына конкурста актив катнашу - яңа башлангычларга нигез салачак.

Яңа проектлар республиканы үстерүгә ярдәм итәчәкЯңа проектлар республиканы үстерүгә ярдәм итәчәк
Яңа проектлар республиканы үстерүгә ярдәм итәчәк

28 мартта үткәрелгән оператив киңәшмәдә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров НКО уңышларына игътибар итте.

Ул республика җәмәгатьчеләре, узган елдагы кебек үк, үз проектларын гамәлгә ашыруга зур суммалар җәлеп итә алачагына ышаныч белдерде һәм коммерциягә карамаган оешмаларны Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары конкурсына халык өчен иң актуаль юнәлешләр буенча заявкалар бирүдә актив катнашырга чакырды.
Шул уңайдан бүген Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы “Бүген республикага нинди проект кирәк?” дигән темага дискуссия форматында фикер алышу үткәрде.
- Соңгы вакытта илгә карата кертелгән санкцияләр бездә яңа мөмкинлекләр ачарга булышлык итәргә тиеш. Без күп нәрсәне үзебездә җитештерә алабыз. Бу мәшгульлек проблемасын да хәл итәр иде, - диде палата рәисе Азамат Янбирдин.
Тәкъдим ителгән проектлар арасында берничә ел рәттән инде беренчелекне, социаль ярдәм һәм аерым категориягә караган гражданнарга ярдәмгә кагылышлы эшләр күп.
Чарада билгеләнүенчә, башка юнәлешләргә кагылучы проектларны да уңышлы гамәлгә ашырып булыр иде. Мәсәлән, эчке туризм, эшсезлек, патриотик тәрбиягә кагылышлы эшләргә дә арытаба игътибар биреләчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас