+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 апрель 2022, 16:50

Коронавирус чигенә

Тәүлек эчендә республикада янә 511 якташыбызда яңа коронавирус инфекциясе расланды. Пандемия башыннан бу авыруны кичерүчеләрнең рәсми теркәлгән саны 276 641гә җитте.

Коронавирус чигенәКоронавирус чигенә
Коронавирус чигенә

Әле республика дәваханәләрендә 89 пациент коронавирустан дәвалана, 3 103 кеше амбулатор дәвалау ала.

Бер тәүлектә 1 100 якташыбыз ковидны җиңгән. Дүрт якташыбыз инфекциядән савыга алмаган. Пандемия башыннан республикада ковид корбаннары саны 5530га җитте.

1 апрельгә республикада коронавирустан вакцинаның беренче компонентын 2 530 148 кеше алган, ике компонент белән дә 2 406 213 якташыбыз вакциналанган.

Ревакциналанган гражданнар саны - 409 483.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас