+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 апрель 2022, 16:15

Уфада торак базары зур үсеш кичерәчәк

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге битендә пост урнаштырган.

Уфада торак базары зур үсеш кичерәчәкУфада торак базары зур үсеш кичерәчәк
Уфада торак базары зур үсеш кичерәчәк

"Бүген Мәскәүдә Бердәм үсеш институты белән Башкортстан өчен 15 елга 20 миллиард сумлык инфраструктур облигацияләр алу турында килештек.

ДОМ.РФ механизмы ярдәмендә 8,5 миллиард сумны без Уфаның Агыйдел аръягы бистәсенең икенче чираты инфраструктурасын булдыруга юнәлтәчәкбез. Бу безгә анда 3,5 миллион квадрат метр торак төзергә мөмкинлек бирәчәк. Уфада торак базарын үстерү эшендә бу зур алга китеш булачак.

Инфраструктура облигацияләренең икенче өлеше республика башкаласында социаль объектлар төзүгә тотынылачак: математик лицей - 3 миллиард сум, ул илдә иң яхшыларның берсе булачак, һәм сугыш ветераннары госпитален төзү - 10 миллиард сум.

Шулай ук коллегалар белән Башкортстанда IT-белгечләр һәм башка юнәлешләр өчен уртак ипотека программасын эшләтеп җибәрү турында фикер алыштык. Болар барысы да өстәмә рәвештә республикабызда уңайлы шәһәр мохите тудырырга мөмкинлек бирәчәк", - дип язган Андрей Назаров "Телеграмм"да.

Фото: t.me/agnazarov

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас