“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бу айда уртача һава температурасы нормадан 1,5 градуска югары булыр дип көтелә (норма +4,1 градус). Явым-төшемнәр саны да нормадан югарырак булыр дигән фаразлар җиткерәләр.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ял көннәрендә һәм киләсе атна башында республика территориясе Урта диңгез циклоны йогынтысында булачак. Республиканың күпчелек районнарында явым-төшемнең күп булуы бу циклон белән бәйле. Нигездә яңгыр явачак, республиканың төньягы буенча бүген, 2 апрельдә, көчле яңгыр көтелә. Һава температурасы 3 апрельгә төнлә 0,+5 градус булса, көндез +7,+12 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу нормадан 4-6 нрадуска югарырак.
Интенсив кар эрүе һәм рельефның түбән участокларын су басуы көтелә.
Дала елгаларының ачылуы 5-13 апрельдә, максималь дәрәҗәдә —7-15 апрельдә көтелә. Елгалар ачылганда, урыны белән бозлар тыгылуы һәм торак пунктларны су басуы мөмкин.
Фото: funart.pro