+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 апрель 2022, 10:00

ЦУР: Кар азая, тик зарлар арта бара

Туймазыдан Линар Сәлимовның мөрәҗәгате берничә көндә хәл ителде.

ЦУР: Кар азая, тик зарлар арта бараЦУР: Кар азая, тик зарлар арта бара
ЦУР: Кар азая, тик зарлар арта бара
Кар эри, азая бара, ә менә Республика белән идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары юллардагы чокырларга зарларны күбрәк терки. ЦУР хезмәткәрләре барлык сигналларны да оператив рәвештә шәһәр һәм район хакимиятләренә тапшыралар.

Менә берничә көн эчендә җимерелгән юл өслегенә бәйле хәлнең шәһәрлеләр файдасына хәл ителүенә бер мисал. Агымдагы елның 24 мартында "ВКонтакте" социаль челтәрендә Радий Хәбиров посты астында Туймазы егете Линар Сәлимов шәһәр тоннелендәге колеяга зарланып язган иде.

Тоннельне 2019 елда капиталь ремонтлаганнар, әмма зур трафик һәм урнашу үзенчәлеге аркасында (тоннель астында - елга) юл өслеге җимерелгән. Узган елда подрядчы ремонтны гарантия буенча башкарган. Тик колея кабат барлыкка килгән.

Социаль челтәрләргә мөрәҗәгать иткәннән соң, бер көн үтүгә, махсус комиссия проблемалы участокны тикшерде. Ә 28 мартта подрядчы тоннельдәге юлны тулысынча ремонтлады.

Битараф булмаган шәһәр кешесенең проблеманы тиз арада хәл итәргә булышуы һәм кемнеңдер гомерен саклап калуы ачык мисал. Хәзер тоннель ахырында ут кына түгел, ремонтланган юл да бар.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас