Шуларның берсе – Уфаның Сипайлово бистәсендә яшәүче Василий Ивановның шикаяте. Баязит Бикбай урамындагы 38нче йортның түбәсендә җыелган карның тиз эрүе һәм аннан аккан көчле кар сулары фатирга зыян китергән. Нәтиҗәдә, аш бүлмәсен, бәдрәфне, ә аннары бүлмәне баскан.
ЦУР хезмәткәрләре оператив рәвештә Уфаның Октябрь районыннан коллегалары белән элемтәгә кергән, алар, үз чиратында, хәвефле сигналны идарәче компаниягә тапшырган.
Бер сәгать эчендә "Сипайловский" хуҗалыгы хезмәткәрләре түбәне тулысынча чистарткан. Хәзерге вакытта түбәне ремонтлау мөмкин түгел, чөнки күпфатирлы йортларда йомшак түбә белән эш итү коры һәм җылы һава торышында гына рөхсәт ителә. Әмма ремонт эшләнәчәк! Октябрь районы хакимияте бу хәлне контрольгә алды. Башкортстан ЦУРы да моны күзәтәчәк.
Әлеге пост әзерләнгән арада ЦУРның автоматлаштырылган системалары түбәләрдән су агу мәсьәләсен хәл итү үтенече белән тагын берничә хәбәр тоткан.