+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 апрель 2022, 11:22

Бер ялган мең хакыйкатьне боза

“Фейк”лар заманы җитте. Аларга ничек каршы торырга?Фейк – безгә инглиз теленнән килгән неологизм. “Fake” түбәндәгечә тәрҗемә ителә: алдау, ялган тарату, фальсификация, имитация. Фейк — башка кешеләрне алдау максаты белән уйлап чыгарылган ялган, чынлыкта булмаган нәрсә.

Бер ялган мең хакыйкатьне бозаБер ялган мең хакыйкатьне боза
Бер ялган мең хакыйкатьне боза

Күптән түгел ватсапта шундый бер хәбәр таралды. Видеода – хәрби киемдәге ике татар егете, берсе гармунда өздерә, берсе искиткеч матур итеп халык җырын башкара. Арытаба бу хакта бер хатын аудиоязма калдырган: “Хәерле көн! Бу ике егет тә Кукмарадан. Менә әле сабакташлар җибәрде. Гармун уйный торганы минем сыйныфташның күршесе, Кук­мараның үзеннән. Хәзер күмәләр үзен. Украинадан кайтарганнар. Бик зур автобус белән кайттылар, ди. Халык бик күп, зур-зур кешеләр дә кайткан. Җырлый торганын алданрак күм­гәннәр, ахры. Кешенең күплеге, күплеге, ди... Аллаһ Тәгалә шушыны күргәннәргә сабырлык бирсен. Зур, авыр хәсрәт шулкадәр... Җырлый торган егет Кукмара районының Умар авылыннан. Ничек өздереп җырлый бит, карагыз әле! “Аерылуны алдан белдем – ялгыз күрдем кыр казын”, – ди бит! Ә гармунда ничек сыздыра, сиптерә генә! Прәме сибә үзенең моңнарын! Алдан сизгән кебек. Урыннары җәннәттә, җаннары рәхәттә булсын. Бик ачы хәсрәт. Әниләренә, я Раббым, туганнарына, якыннарына сабырлык бир...”
Хәерле көннәр теләп башлана язма. Сабакташы сүзләреннән вакый­ганың детальләре китерелә. Аллаһ исемен дә кушып, җөпләп куела. Ничек ышанмыйсың? Ышандык инде, йөрәк­ләрдән кан тамды...

Озакламый бу видеога карата тагын бер язма пәйда булды. Аны җырлаучы егетнең әнисе яздырган. Баксаң, егетнең исеме Мөнир Мәрданов икән. Ул да, гармунда уйнаучы Самара егете дә Казанда срочный хезмәттә. Димәк, аларны беркем дә Украинага алып китә алмый. Егетләр икесе исән икән...
Алдагы язманы янә тыңлап карагач, тавыш таныш кебек тоелды. Кайда ишеткән бар соң әле бу ханымны? Хәния Фәрхи үлгәч, ватсапта мәрхүм җырчы турында ялган мәгълүматлы аудиоязма таралган иде. Шушы ханым Хәния Фәрхи турында “чын дөрес­лекне” белүе, аның ничек вафат бул­ганы, иренең, кызларының үзләрен ничек тотканы хакында сөйләде түгелме?...

Бу ханымга тагын берничә хатын-кыз өстәлде – һәммәсе, аудиоязма таратып, мәшһүр җырчы турында ялган сүз сөйләделәр. Иң куркынычы – аның үз-үзенә кул салуы турындагысы.

Шул ук вакытта Татарстандагы “Интертат” электрон гәзите хәбәрчесе ул елда 27 июль көнне көндезге 12 тулып 14 минутта Хәния Фәрхи белән телефоннан сөйләшеп, интервью алуын язды. Ә берничә сәгатьтән мәшһүр җырчының вафаты турында хәбәр килеп иреште. Аның дәваханәдә үлгәнен кызы Алия Гәрәева да раслады.
Ул вакытта исән җырчыбыз Хәм­дүнә Тимергалиева, мәрхүмә җырчы Хәния Фәрхи турында таралган ялган мәгълүматны ишеткәч, ярсуыннан халыкка мөрәҗәгать итәргә бул­ган.
“Ул хәбәрне ишеткәч, бөтенләй җан әрнеде, шулхәтле буламыни! – дигән ул шул ук электрон басма хәбәрчесенә. – Бөтенләй булмаганны язганнар, җаным әрнеде! Дәваханәдә ул көнне минем дусларның сеңелләре дежур булган. Ул машинадан үз аягы белән төшкән, дәваханәгә кергән, аны кушеткага яткырганнар, шунда 15-20 минут эчендә үлеп тә киткән ул.
Ә майлап салсаң, эт тә яламастай кеше Хәния турында шундый ялган тарата! Хәния балаларына җан җылысын биреп үстерде. Хәниягә кул күтәреп суга торган балалар үстер­мәде, ул — гаиләсе, балалары өчен җанын ярып биреп яшәгән кеше. Ә Габделхәй концерт вакытында Хәниягә күлмәкләренә, түфлиләренә кадәр кидереп чыгара иде. Алар шулчаклы әйбәт торды, бер-берсен бик яратып тордылар. Аның балалары шулхәтле итагатьле, тәүфыйклы, матур булып үстеләр. Мин бит алар белән аралашкан кеше. Хәния миңа бертуган сеңлем шикелле иде. Очраша алмаган вакытларда без сәгатьләр буе телефоннан аралаша торган идек.

Теленә тилчә чыксын ул хатынның! Нәрсә эшләргә? Ул хатынны эзләп табып, бөтен кешегә сабак булсын өчен җавапка тарттырырга кирәк! Бөтен журналистлар, артистлар белән судка бирергә кирәк ул хатынны!”

Чыкмаган шул тилчә, Хәмдүнә апа... Әлеге хатынны да нәкъ шул кеше дип ышанычылы рәвештә әйтеп булмый, үзе булмаса да, хәрби егетләр турында фейк таратканы да аның белән “бертуган”.

Пандемия вакытында короновируска бәйле ялган хәбәрләр күпләп таралды. Украинада махсус операция башлангач, алар бермә-бер артты. Шушы уңайдан ялган хәбәр таратучылар өчен бер мөһим хәбәр! Телегезне тыймасагыз, тилчә мотлак чыгачак! Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексы нигезендә, фейк тарату – закон бозу дип исәпләнә. Әлеге кодекс нигезендә, моның өчен физик берәмлекләргә — 30 мең сумнан 400 мең сумга, юридик берәмлекләргә 200 мең сумнан 10 миллион сумга кадәр штраф салына. Хәрби хәрәкәт­ләргә кагылышлы фейк тараткан өчен 15 ел төрмә яный. Кукмарадан ялган сибеп ятучы апа ничә ел “Чистай шулпа”сын чөмерергә мөмкинлеген чамалыймы икән?
Ул үзенең ялган хәбәрендә еш кына “Аллаһ” сүзен кулланырга да тартынмый. Лермонтов дәдәң әйт­мешли, “Но есть и Божий суд, господа!”

Коръәндә: “Бер-берегезнең артында гайбәт сөйләмәгез. Әллә сез үлгән туганыгызның итен ашар идегезме? Юк, җирәнер идегез!” – дип әйтелә. Аллаһ безне гайбәт сөйләүдән дә шулай җирәнергә чакыра. Пәйгамбәр тормышыннан бер мисал билгеле. Бер кешегә зур җинаяте өчен җәза бирелә. Моны күзәтеп торган ике дусның берсе икенчесенә: “Кара әле, эт үлеме белән үлгәнче йөрде инде бу”, – дип әйтә. Күпмедер вакыттан соң пәйгамбәр барган юлында бер ишәк үләксәсен күрә, шуннан соң теге ике кешене чакыртып китерә һәм: “Шушы ишәк үләксәсен ашагыз әйдә”, – дип әйтә. Тегеләре шаккатып кала һәм: “Ишәкнең ите яхшы хәлдә булганда да аны ашаучы юк, ә үләксәсен ничек ашарга”, – дип чирканалар. Шунда пәйгамбәр аларга: “Сезнең ул кар­дәшегез турында әйткән сүзләрегез менә шушы ишәк итен ашаудан да җирәнгечрәк булды”, – ди. Бу мисал да гайбәтнең никадәр яман эш булуын күрсәтә.
Фейк белән гайбәт – бик якын туганнар. Әмма гайбәтне без күбрәк ниндидер вакыйга турында булудан бигрәк, кешеләр турында ялган дип кабул итәбез.

Бу хакта да бер риваять бар. Бер кеше, икенче берәү янына күчтәнәчләр тотып килеп, рәхмәтләр укыган: “Ярый әле син бар, Аллаһның рәхмәтләре булсын сиңа”, – дип тәкърарлый икән. Теге кеше аптыраган: “Минем сиңа бер яхшылык та кылганым юк ич”, – дигән. Монысы: “Син минем гайбә­темне сатып йөрисең, гөнаһларымны үз өстеңә аласың”, – дип куанган.
Дин галиме Йосыф хәзрәт Дәүләт­шин бер әңгәмәсендә әйткәнчә, кем кемгә нинди зыян салган булса, Кыямәт көнендә шуның өчен түләячәк икән. Сират күперен кичәр алдыннан Аллаһы Тәгалә һәркемгә кемнән нәрсә аласы бар – шуны алдыра, яки нәрсә бирәсе бар – шуны бирдерә. Мәсәлән, бер кеше икенчесенең әйберен урлаган. Урланган әйберне кире кайтарып булмый, Кыямәт көнендә ул кирәкми дә. Димәк, ул аның өчен үзенең кылган изге гамәлләрен бүлеп бирә. Машинасын урлаган икән, шул машина бәясе торырлык савабын бирәчәк. Кем­неңдер – ничәдер намазы яисә уразасы, ә кемнеңдер хаҗы башкаларга китәргә мөмкин. Өстәвенә, башка кешеләр дә килә. Ул да капчык-капчык гамәлләрен алып китә. Шул рәвешле кемнәрнеңдер гамәл дәфтәрендәге изгелекләре бетәчәк. Ә ул рәнҗеткән кешеләр һаман килә. Бирер өчен яхшылыклары калмагач, ул аларның гөнаһларын үз өстенә ала башлаячак. Ислам күзлегеннән караганда, чын банкрот менә шушы була.

Пәйгамбәребез: “Уңышсызлыкка дучар булучыны беләсезме?” – дип сорый. Кешеләр: “Мал-мөлкәтен югалткан кеше”, – ди. Пәйгамбәр: “Юк, тормышны, кабер газабын үтеп, сират күпере алдыннан игелекле гамәлләрен таратып бетергән кеше ул банкрот”, – ди.

Димәк ки, видео, аудиоязмалары белән безне хафага салган ханым чып-чын банкрот булып чыга. Моңа шатланучы юк, әлбәттә, ялгыш юлга баскан апа ул юлның кая барып чыгасын уйламагандыр, бәлки. Үзебезне шундый банкротлыктан саклыйк, җәмәгать! Тормышыгызда мең хакыйкать булып та, аның арасына бер ялган килеп керә икән, начар булачак, дип кисәтә бит халык мәкале дә.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас