

Ел ярым элек, икенче дукын ахырында без барыбыз да коронавирусның әле тиз генә бетмәячәген, алда безне зур сынаулар көтәчәген аңладык. Коронавирус инфекциясе безнең тормышка сораусыз килеп керде һәм үз кагыйдәләрен урнашытырды. Икътисадка һәм медицинага үзгәрешләр кертте. Аның нәтиҗәләрен без әле озак сизәчәкбез... Фильм менә шул хакта. Бу фильм — күзәтү, проблеманың асылына төшенеп, күңел аша үткәрү.
Бер сәгать тә 20 минут дәвам иткән фильм вакыйгаларга, сынауларга, югалтуларга һәм җиңүләргә бай бер ел вакытны күз алдыннан яңадан үткәрергә мәҗбүр итте. Күңелне нечкәртте, кызгану, соклану, горурлану хисләре уятты.
Фильм геройлары — безнең республиканың гади кешеләре, табиблар, волонтерлар, студентлар...
Зубоводагы госпиталь эче. Без үз күзләребез белән табибларның ничек итеп бер аягы белән гүрдә булган пациентларның гомере өчен көрәшүен, аларны якты дөньяга кайтаруын күрәбез.
Безнең тиз арада төзелгән госпитальләр үрнәгендә илнең 15 төбәге дәваханәләр төзегән.
Ковид барлык игътибарны җәлеп итсә дә, тормыш дәвам итә. Ә тормышта башка зур проблемалар да бар. 2021 ел республика өчен җиңелләрдән булмады. Су басу, янгыннар, корылык... Пандемия шартларында тиз арада карарлар кабул ителеп, чаралар күрелә. Авыр хәлләрдән лаеклы чыга белү, җитәкчеләребезнең дә, гади кешеләрнең дә бердәм булып мәсьәләләрне хәл итүе, ярдәмгә ашыгуы сокландыра.
Волонтерларның, әле диплом да алып өлгермәгән студентларның җиң сызганып эшләве, кешеләргә ярдәм итүе таң калдыра.
Фильм батырлык турында. Медицина хезмәткәрләренең бәяләп бетергесез батырлыгын күрсәтә.
Фольклориада, “Яшь профессионаллар” чемпионаты кебек ил күләмендәге, халыкара чаралар бездә пандемия шартларында югары дәрәҗәдә үтте.
Дулкын артыннан дулкын килде... Аеруча дельта-штаммның ни дәрәҗәдә хәвефле булганын онытырлык түгел. Барлык көч аны җиңүгә юнәлтелде. Яңа чикләү чаралары кертелү, Ситуацион үзәк, мобиль вакциналау пунктлары ачылу да шул максатка ирешүгә ярдәм итте. Әйтергә кирәк, “Торатау” Конгресс-холлындагы вакциналау пункты Идел буе федераль округындагы иң зур вакциналау пункты булды.
2021 елның көзе. Ковид-госпитальләр тулы. Кешеләр коридорларда ята. Ә безнең табиблар ал-ял белми, үзләрен аямый кешеләрнең гомерен коткару өчен көрәшә. Бу — фильм эпизодлары.
Шул ук вакытта, пандемиягә карамастан, республиканы үстерү буенча барлык тармакларга зур игътибар бирелә. “Башкортстан ихаталары”, җәмәгать киңлекләре булдырыла, мәктәпләр, яңа үзәкләр төзелә, ачыла.
Мәктәпләр, дигәннән. Пандемия балалар, ата-аналлар, укытучылар өчен дә сынау һәм яңалыклар чоры булды. Дистанцион белем алуга һәм белем бирүгә өйрәнергә туры килде. Фильмда бу ачык мисаллар белән күрсәтелә.
Фильмны карагач, пандемиянең безне яңа шартларда яшәргә, сынауларны сынмыйча үтәргә, көчлерәк булырга өйрәтүенә төшенәсең.
Санкт-Петербургтагы газ буенча форум, республикада ковид-авырулар өчен кислород станциясе ачылу, Әбҗәлилдә яңа заводның эшли башлавы, анда ил Президенты Владимир Путинның катнашуы һәм республика җитәкчелегенең эшен югары бәяләве — болар барысы да фильмда күрсәтелгән.
Соңгы дулкын — омикрон. “Бирешмә!” — ди табиб үлем белән көрәшүче пациентка. Без аның бирешмәячәгенә ышанабыз.
Пандемия белән тормыш тукталып калмады. Ковид белән көрәшү белән беррәттән, күп уңышлар, үрләр яуланды. Мәсәлән, безнең спортчыларыбыз Олимпиадада соклангыч казанышларга иреште. Фильмда бу хакта да бәян ителә.
Әлбәттә, безнең республиканың иң соклангыч һәм үрнәкле эшләренең берсе — тиз арада югары дәрәҗәдәге дүрт ковид-госпиталь булдыруы. Фильмда Сибайда һәм Туймазыда күптән түгел ачылган госпитальләр дә күрсәтелде.
Фильм дәвамында без илгә дә, төбәккә дә сынау артыннан сынау килүен һәм безнең республиканың аларны лаеклы үтеп баруын күрәбез.
Соңгы эпизодланың берсендә бездән Донбасска гуманитар ярдәм озатылуы күрсәтелә.
Ә фильм ахырында Туймазыдагы бер әнинең йөкле вакытында көчле формада коронавирус кичереп, үлем белән көрәшүе, табибларның ничек итеп аның үзен дә, сабыен да коткарып калулары күрсәтелгән мизгелләр күздән яшьләр китерде. Бүген әни дә, кызчык та исән-сау.
Фильмны карагач, табибларга кат-кат рәхмәт әйтәсе килә. Фильмда аларга рәхмәт сүзләрен һәр вакыйганың, сынауның үзәгендә кайнаган, вакытында хәлиткеч дөрес карарлар кабул иткән республикабыз җитәкчесе дә әйтте.
“Без — көчле, без җиңәчәкбез!” — диде Радий Хәбиров.
Фильмны караганнан соң моңа шик калмый.