

Гуманитар колонна җиде машинадан һәм озатып баручы 18 кешедән тора. Алда – 30 сәгатьлек, 2000 чакрымнан артык озын юл.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты тарафыннан беренче кирәк-ярак, азык-төлек һәм төзелеш материаллары төяү оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, беренче ике колонна 4 һәм 18 мартта җибәрелгән иде. Болар - кондитер һәм икмәк-күмәч, макарон эшләнмәләре, су, кофе, шәхси гигиена чаралары, урын-җир әйберләре, балалар ризыгы, уенчыклар, ярмалар һәм башкалар. Халык республикалары хакимиятләре үтенече буенча зыян күргән биналарны торгызу өчен кирәк булган төзелеш материаллары өстәмә рәвештә формалаштырылган.
Йөкне озатуда Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы Марат Латыйпов та катнаштылар.
- 20 мартта республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге делегация составында без Донецк Халык Республикасында булдык һәм республикаларыбызның социаль-икътисади хезмәттәшлеге турында коммюнике имзаладык. Уфа Донецкның тугандаш шәһәре булды. Без күптән Донецк һәм Луганск республикалары белән дус һәм авыр минутта һәрвакыт кешеләргә ярдәмгә киләбез. Донецкида һәм Луганскида безнең тыныч халыкка һәм зыян күрүчеләргә түләүсез ярдәм күрсәтә торган табиб-волонтерлар эшләвен дәвам итә. Гуманитар йөкнең составы дустанә республикаларның теләкләре буенча җыелды, - диде Максим Забелин.
- Безнең Донецк һәм Луганск халык республикаларына озатылган гуманитар ярдәмебезне фураларга Миңнегали Шәйморатов портреты төшерелүе символик мәгънәгә ия. Нәкъ менә Шәйморатов 1943 елда Донбассны азат иткән һәм шунда һәлак булган. Бүген ул безнең белән Донбассны һәм Украина террриториясен нацизмнан азат итәргә бара, - ди Ирек Сәгыйтов.
Гуманитар миссия дәвам итәчәк, Башкортстанда инде 4 колонна өчен йөк формалаша башлады.
Донбасска гуманитар колонна белән бергә "Башинформ" журналисты Азат Гыйззәтуллин һәм фоторепортер Олег Яровиков китте.
Фото: bashinform.ru