+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 апрель 2022, 04:22

Шартлаталар! (видео)

Бу көннәрдә республиканың зур елгаларында боз шартлату бара. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз фикерен белдерә.

Шартлаталар! (видео)Шартлаталар! (видео)
Шартлаталар! (видео)

Социаль челтәрдә ул боз шартлатканда төшереп алынган видео куйган һәм болай дип язган:

"Бу кадрларда – Дуван районында Әй елгасында шартлату эшләре. Шартлату боз тыгыннары һәм кинәт су басу булмасын өчен кирәк. Шундый ук эшләр Чишмә районында Өршәк елгасында да үткәрелде.

Язгы ташу ничек узар, фаразлау кыен – күп нәрсә һава торышына бәйле булачак. Әлегә фараз начар түгел. Әмма ташкыннар башланды - Белорет районындагы Габдүк авылын су баскан. Хәзер су чигенде инде, елга үзәненә төште. Кешеләр үз өйләренә кайтты. Хәлне контрольдә тотабыз. Түбәнлектә җыелган суны суыртып алалар. Коткаручылар урындагы халыкка коймаларны төзекләндерергә, территорияне чистартырга булыша.

Республика зур суга әзер. Су басу зонасында яшәүче барлык кешеләр - уяу булыгыз!

Хәвеф зонасында булганнар өчен кирәкле телефоннар: 112, 101 - коткару хезмәте, 8 (347) 222 87 89 - Башкортстан буенча Русия Гадәттән тыш хәлләр министрылыгы Баш идарәсенең ышаныч телефоны.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас