+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 апрель 2022, 12:55

Шикәр вәзгыяте ничек?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән киңәшмәдә республика кулланучылар базарындагы шикәр белән бәйле вәзгыять турында фикер алыштылар.

Шикәр вәзгыяте ничек?Шикәр вәзгыяте ничек?
Шикәр вәзгыяте ничек?
Анда монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Андрей Хомяков, төбәк һәм федераль ритейллар, логистика компанияләре вәкилләре һәм республика шикәр җитештерүчеләре катнашты.

- Ике атна ярым элек Башкортстанда шикәргә ихтыяҗ арткан иде. Шул ук вакытта республикада Раевка һәм Чишмә шикәр заводларында аның запасы җитәрлек - 28 мең тонна. Ял көннәрендә мин «Магнит», «Пятерочка», «Лента» һәм «Бәйрәм» федераль сәүдә челтәрләрендә булдым.
Бүген "шикәр ажиотажы" юк. Әмма республика шикәр җитештерүчеләре продукциясе бары тик «Бәйрәм»дә генә бар иде. Республика ритейлында шикәр бәясе федераль күрсәткечтән түбәнрәк. Бу без халыкны әлеге продукт белән тәэмин итү өчен күрелә торган чараларның нәтиҗә бирә дигән сүз. Безнең мониторингка һәм ритейлларның гаризаларына таянып, хәзер базар тотрыклылана дип әйтергә була, һәм бу тиздән шикәр бәясе кимүне фаразларга мөмкинлек бирә, - диде Андрей Назаров.
Премьер-министр базарда катнашучыларга һәр этапта спекулятив бәя куюны булдырмау турында тагын бер кат искәртте һәм Башкортстанда җитештерелгән шикәрнең төбәк челтәрләрендә генә түгел, федераль, шулай ук зур булмаган кибетләрдә дә булырга тиешлегенә басым ясады.
- Башкортстан шикәр җитештерүчеләре мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта җыелган күләмнәр республиканың эчке ихтыяҗларыннан артып китә. Соңгы ике атна ярымда Чишмә һәм Раевка шикәр заводларыннан продукция даими төяп озатыла. Республика һәм федераль челтәрләр шулай ук шикәргә ажиотаж кимүен һәм аның төбәк халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек булуын раслый, - дип сөйләде Башкортстан сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.
Андрей Назаров сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгына көн саен кулланучылар базарындагы вәзгыятьне күзәтүне йөкләде.
- Без шикәр төяүче структуралар өчен ярдәм чараларын кертергә планлаштырабыз, чөнки хәзер күләмнәр артты һәм базарда катнашучыларның ресурслары җитәрлек түгел. Җитештерүче белән ритейл арасында продукцияне арадашчылардан башка турыдан-туры төяп җибәрү турында озак вакытлы контракт буенча эшне башларбыз дип килештек, - диде Андрей Назаров.

Фото: grimuar.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас