+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 апрель 2022, 07:05

Донецкига Башкортстаннан гуманитар йөк барып җитте

7 апрельдә Башкортстаннан Донецкига, 2000 чакрым араны үтеп, Донецк Республикасы халкы өчен гуманитар йөк белән өченче колонна килде. Исегезгә төшерәбез, ул Уфадан 5 апрельдә юлга чыкты. Гуманитар йөкнең гомум авырлыгы бу юлы 83 тоннадан артык.

Донецкига Башкортстаннан гуманитар йөк барып җиттеДонецкига Башкортстаннан гуманитар йөк барып җитте
Донецкига Башкортстаннан гуманитар йөк барып җитте

Гуманитар конвой башлыгы, республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Лопухов ДХР башлыгының протокол җитәкчесе Елена Красовскаяга хәзер Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучы Русия армиясе хәрби хезмәткәрләренә адресланган Башкортстан укучыларыннан 7 меңнән артык хатны тапшырды. Елена Красовская сүзләренчә, аларны тиздән биредә үз хәрби бурычларын үтәүче егетләргә тапшырачаклар.

Аның сүзләренә караганда, Донецк көн саен даими ут астында тора, кичә иртән көчле атыш булган, снарядлар шәһәрнең тыл районнарына да очып килгән.

“Әлбәттә, кешеләр сигез ел мондый шартларда яшәргә күнеккән, алар атышлар вакытында кая яшеренергә икәнен белә, шулай яшибез. Мин шәхсән үз исемемнән, Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин һәм безнең республика халкы исеменнән бөтен Башкортстанга зур рәхмәт белдерәм. Гуманитар йөкне җыюда катнашкан һәр кешегә аларның киң күңеллелеге һәм яхшылыгы өчен зур рәхмәт. Тыныч тормыш башлангач, безгә кунакка рәхим итегез", - диде Елена Красовская.

Гуманитар конвой җитәкчесе Александр Лопухов сөйләгәнчә, безнең колонна тиешле йөкне китерде һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров куйган бурычны үтәде.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас