

8-10 апрельдә республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак, аларда югары сыйфатлы, табигый азык-төлек сатып алырга мөмкин булачак.
Башкортстанның күп кенә муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә 55 мәйданчык оештырылачак. Адреслар һәм контактлар Башкорстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://trade.bashkortostan.ru/presscenter/news/438585/
Әгәр ял көне ярминкәсендә катнашырга теләсәгез, сезгә сылтама буенча узарга, кызыксындыручы район таблицасында табарга кирәк. Аннары күрсәтелгән телефон саннарын җыеп, җаваплы кеше белән элемтәгә керергә һәм детальләрне ачыкларга мөмкин.
Теләгән һәркем ярминкәдә катнаша ала.