+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 апрель 2022, 14:54

Чир йоктыручылар да, үлүчеләр дә бар...

Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның йөзләгән очрагы ачыкланган.

Чир йоктыручылар да, үлүчеләр дә бар...Чир йоктыручылар да, үлүчеләр дә бар...
Чир йоктыручылар да, үлүчеләр дә бар...

Яңартылган мәгълүматларны республиканың оператив штабы бастырып чыгарды.

Тәүлек эчендә коронавирусның 455 очрагы расланган. Пандемия чорында республика территориясендә барлыгы 280 501 зарарлану очрагы теркәлгән.

Шулай ук Башкортстанда бер тәүлек эчендә 601 пациент савыгып чыккан, пандемия башланганнан бирле 272 147 пациент терелгән.

Соңгы 24 сәгать эчендә коронавирустан - 2 кеше, пандемия чорында 5 559 кеше вафат булган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас