

Шуңа ярашлы, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 1 марттан соң эшсез калган гражданнарга бала акчасын билгеләү системасын үзгәртергә тәкъдим итә.
Әгәр ата-ана эш урынын югалткач, эшсез буларак теркәлсә, гаиләдә бер кешегә туры килә торган керемне санаганда аның элекке хезмәт хакы исәпкә алынмаячак. Бу турыда Русия Хөкүмәте Телеграм-каналында хәбәр итә.
Яңа кагыйдәләр буенча 2022 елда социаль пособие алты айга билгеләнәчәк, ә аннан соң аны кабат алырга мөмкин булачак, дип билгеләп үтелә. Бу ярдәм чарасы 3 яшьтән 7 яшькә кадәр, 8 яшьтән 17 яшькә кадәр балалы гаиләләр, йөкле хатын-кызлар өчен каралган.
Шулай ук аны беренче яки икенче баласы туган яки тәрбиягә алган гаиләләрнең дә алырга хокукы бар.