+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 апрель 2022, 12:30

Туристлык кешбэгы программасы озайтылды

Туристлык кешбэгы программасы 2022 елның 15 апреленә кадәр озайтылды.

Туристлык кешбэгы программасы озайтылдыТуристлык кешбэгы программасы озайтылды
Туристлык кешбэгы программасы озайтылды

Ул туристларга илдә һәм Башкортстанда ял итәргә мөмкинлек бирә, тармакта бизнеска һәм эш урыннарына ярдәм итә. Республикада программада 8 шифаханә, 20дән артык кунакханә һәм ял базасы, 5 төбәк туроператоры катнаша.

Башкортстан халкы әлеге программа буенча сәфәргә 2022 елның 30 июненә кадәр бара ала, май бәйрәмнәрен дә кертеп.

Шулай ук балалар кешбэгы белән юлламалар да сатып алырга мөмкин. 2022 елның 1 маеннан сентябрь ахырына кадәр баланы отышлы шартлар буенча лагерьга җибәрергә мөмкин булачак. Мондый юлламаларны сату җәй ахырына кадәр дәвам итәчәк. Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты сайтында балалар туристик кешбэгы турында тулырак мәгълүмат https://tourism.bashkortostan.ru/pressce...

Русия буенча тур сатып алырга һәм аның бәясенең 20 процентын кайтарырга ашыгыгыз!

#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас