+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 апрель 2022, 10:55

Машина йөртүчеләр игътибарына!

Бу карта күз алдыгызда булсын.

Машина йөртүчеләр игътибарына!Машина йөртүчеләр игътибарына!
Машина йөртүчеләр игътибарына!

Язгы ташу сулары дәрәҗәсенең күтәрелүе сәбәпле, 16 апрельдә 12.00 сәгатькә кадәр Иглин авылын көньяктан урап чыккан юлда, 4+400 - 4+550 километр участокта барлык төр транспорт өчен хәрәкәт ябык булачак.

Уфа-Иглин-Красная Горка-Павловка (төньяктан урау юл) юлыннан чыгу мөмкин.

Юл хезмәтләре дежур тора. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру телефоны - 112.
Башкорстан буенча Юл хуҗалыгы идарәсенең тәүлек буе эшли торган диспетчеры: 8-927-955-11-00.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас