Метеорологлар мәгълүматларына караганда, республикада якындагы атналарда майга кадәр уңай температура сакланачак, әмма бик җылы көннәр булмаячак. Температура уртача +14, +15 градуска җитә.
Май бәйрәмнәрендә, 1 майдан 5 майга кадәр, көндез температура +10, +12 градустан артмаячак, төнлә — 0дән +4 градуска кадәр булыр дип вәгъдә иттеләр. Бу көннәрдә шулай ук яңгырлар да явачак.
6 майдан тагын +15 градуска, ә 8 майдан +19 градуска кадәр җылы булачак, дип фаразлыйлар. 9 майда яңгыр көтелә, температура +12.
Фото: mgkh.mosreg.ru