

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, төбәктә язгы чәчү 2,1 миллионга мәйданда алып барылачак. 14 район төбәк бюджетыннан узган елгы корылык аркасында орлык сатып алуга 128 миллион сум акча алды.
– Бөртекле һәм кузаклы культуралар арасында илебездә җитештерелгән орлыклар өлеше 99 процент, көнбагышның өлеше 50 процентка якын. 2022 елда республиканың ихтыяҗын ил селекциясенең сортларын һәм гибридларын куллану исәбенә ябарга була,ә-әдиде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Шикәр чөгендере орлыгы белән бәйле мәсьәлә катлаулырак, анда чит ил гибридлары өлеше 95 проценттан артып киткән. Бу юнәлештә илдә эш алып барыла.