2021 елда «БелЗАН» 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Заводның генеральный директоры Тимур Галиәхмәтов республика Башлыгына 2021 ел нәтиҗәләре буенча коллектив 5,2 миллиард сумлык продукция җитештерүе турында сөйләде. 2020 ел белән чагыштырганда, сату күләмнәре 24 процентка арткан. Моннан тыш, узган ел предприятие «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» гомумдәүләт проектында эш нәтиҗәлелеген арттыру һәм чыгымнарны оптимальләштерү максатында катнашкан. «БелЗАН» коронавирус пандемиясе чорында шулай ук төбәкнең сәламәтлек саклау тармагына ярдәм итте, республиканың йогышлы авырулар госпитальләре өчен кислород җитештерүне оештырды.
Радий Хәбиров беркеткеч ясау, аны сортировкалау һәм саклагыч катлам төшерү буенча заманча җитештерү цехларын карады, шулай ук җитештерелүче продукция ассортименты белән танышты. Тимур Галиәхмәтов ассызыклаганча, «Автонормаль» заводында Русиядә беренче тапкыр коррозиягә каршы инновацион составлар – цинк-ламель һәм цинк-никель катламнарын сәнәгатьтә төшерү кертелде. Алар төрле климат шартларында автомобильләрне эксплуатацияләгәндә эшләнмәләрнең хезмәт итү вакытын озайта.
Русия базарында завод позицияләрен ныгыту өчен предприятие җитештерүне модернизацияләү буенча инвестицион программа эшләгән. Инвестицияләрнең гомуми күләме - 1,2 миллиард сум. Акционерлар белән килешенгәннән соң, «Автонормаль» заводы җитәкчелеге программаны Башкортстанның Инвестицион комитетына тәкъдим итәргә планлаштыра.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «БелЗАН» коллективын предприятиенең 50 еллык юбилее белән котлады, яңа производство уңышлары теләде һәм Русиянең дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Башкортстан Башлыгы җитештерүне модернизацияләү Русия һәм БДБ илләре машина төзелешендә актив импортны алыштыру чорында аеруча мөһим, дип өстәде. Якын арада Белорусиянең «МАЗ» заводында «БелЗАН» продукциясен китерү перспективалары турында фикер алышачаклар.
Бүләкләү тантанасы ахырында Радий Хәбиров Бәләбәйнең социаль инфраструктурасы үсешенең яхшы динамикасын билгеләп үтте һәм шәһәрнең чәчәк атуын теләде.
Фото: glavarb.ru