+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 апрель 2022, 12:35

“Республикада экологик мәсьәләләр планлы хәл ителә”

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "ВДНХ-Экспо” күргәзмә комплексында узучы экологик форум һәм VI махсус “Экология һәм технологияләр” күргәзмәсен ачуда катнашты.  

“Республикада экологик мәсьәләләр планлы хәл ителә”“Республикада экологик мәсьәләләр планлы хәл ителә”
“Республикада экологик мәсьәләләр планлы хәл ителә”

Республика җитәкчесе күргәзмә экспозициясен карап чыкты, «ПОЛИЭФ» җәмгыятенең яңа кояш электр станциясенең тәҗрибә-сәнәгать эксплуатациясенә старт бирде һәм республика территориясендә тупланган экологик зыян объектларын бетерүдә «Федераль экологик оператор» белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.
— Без республикада экологик мәсьәләләрне планлы һәм эзлекле рәвештә хәл итәбез. Ике ел эчендә каты көнкүреш калдыклары белән эшләү буенча инфраструктура булдыра башладык. Шуңа күрә бүген, әлбәттә, безнең зур илебездә булган иң яхшы тәҗрибәләрне карау кызык булачак, — диде Радий Хәбиров.
Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/151907.html

“Уфада узган Бөтенрусия экология форумында яшь экологлар Курай-парк идеясен тәкъдим итте”, — дип язган республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә һәм балаларның үз куллары белән ясаган макет фотосын күрсәткән, идеяләрен югары бәяләгән.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас