

Елгаларда су дәрәҗәсенең максималь күтәрелүе Агыйдел (+56 сантиметр), Бәләкәч (+53), Инҗәр (+48), Юрмаш (+48 сантиметр) елгаларында күзәтелә.
Исегезгә төшерәбез, республика халкына елгаларда агымдагы гидрологик хәлләрне Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтында “Ташкын” геомәгълүмат системасы аша онлайн-режимда күзәтү мөмкинлеге бирелә.
Теләсә нинди гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта “112” телефонына шалтыратырга кирәк.
“Кадерле дуслар, сез узган кышның ни дәрәҗәдә карлы булуын беләсез. Шуңа бәйле рәвештә елгалар дәрәҗәсенең сизелерлек күтәрелүен көтәбез. Язгы ташуга әзерләнергә кирәк, – ди бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. – Ташу – безнең өчен табигый характердагы гадәттән тыш хәлләрне ничек башкарып чыгуыбызга еллык имтихан. 2021 елда стихия вакыты узган елдагыга караганда җитдирәк булды. Оператив төркемнәр су басу урыннарында патрульлек итте, зыян күрүчеләр өчен вакытлыча урнаштыру пунктлары оештырылды”.
Премьер-министр сүзләренчә, узган ел ахырында табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр шартларында хәвефсезлек чараларын көчәйтү өчен федераль законга үзгәрешләр кертелгән. Хәзер гражданнар мондый хәвеф булган территория-ләрдән эвакуацияләнергә тиеш. Әлбәттә, вакытлыча урнаштыру пунктларына, анда гаиләләргә бөтен кирәкле әйберләр дә биреләчәк.
“Элек эвакуация ирекле иде. Ни өчен хәзер ул мәҗбүри? Эш шунда ки, коткаручылар еш кына кешеләрнең, гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч янауга карамастан, өйләреннән китәргә телә-мәүләре белән очраша. Милекнең саклыгына борчылуларын аңлыйм, әмма кешеләр еш кына хәвеф дәрәҗәсен бәяләп бетерми. Ә мондый ваемсызлык бәясе артык зур булуы ихтимал. Әлбәттә, мәҗбүри эвакуацияне реаль куркыныч янаган очракта гына үткәрәчәкләр”, — дип аңлатты Андрей Назаров.
Күп нәрсә үзебездән дә тора. Хәтәр хәлгә юлыкмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармыйк:
* Гадәттән тыш хәл һәм мондый шартларда эш итү тәртибе турындагы мәгълүматны игътибар белән тыңлагыз.
* Кыйммәтле әйберләрне өй түбәсенә яки башка хәвефсез җиргә күчерегез.
* Йорт җиһазлары, көнкүреш техникасын мөмкин кадәр югарыга күтәреп куегыз.
* Ишек, тәрәзәләрне ябыгыз.
* Электр һәм газны сүндерегез.
* Йорт хайваннарын хәвефсез урынга күчерегез.
* Баздан азык-төлекне чыгарыгыз.
* Ихатада су агызып алып китәрдәй әйберләр калдырмагыз яки бәйләп куегыз.
* Итекләр, көймә, салларны алдан әзерләп куегыз.
* Кыйммәтле әйберләр, документлар, беренче кирәк-яракны кул астында тотыгыз.
* Өч көнлек азык, җылы әйберләр, гигиена чараларын әзерләгез.
* Аптечка, шәм, шырпы, фонарь һәм аңа запас батарейкалар алыгыз.
* Өй түбәсенә менү өчен баскычыгыз булсын.
Резида ВӘЛИТОВА.