+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 Апреля 2022, 10:26

Шартлатмыйча да булмый

Кичә Әй елгасында боз тыгыны барлыкка килде, Дуван районының Мәсәгуть авылына су басу куркынычы туды.

Шартлатмыйча да булмыйШартлатмыйча да булмый
Шартлатмыйча да булмый

Башкорстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының хәрби шартлатучылары һәм коткаручылары оператив рәвештә әлеге урынга җибәрелде. Шартлатучылар алдан ук республиканың төньяк-көнчыгышына юлланды. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе судносы белән коткаручылар да бирегә килде.

Бозның структурасы йомшарды, бу шартлатучыларга бораулау эшләре үткәрергә мөмкинлек бирмәде. Бозны аерым-аерым шартлату турында карар кабул ителде. Һәм бары 4нче шартлатудан соң боз тыгынының "башы" кузгалды. 14 апрель иртәсенә боз өеме китеп бетте дияргә була.

- Башкортстанда язгы ташудан җитди югалтуларга юл куймау буенча хәл катгый контрольдә. Монда нәкъ менә превентив чаралар үткәрү мөһим, алар су басуларга юл куймаска һәм елгага якын торак пунктларның территорияләрен су басу куркынычын киметергә ярдәм итәчәк. Язгы ташуның мөмкин булган тискәре нәтиҗәләрен булдырмауга юнәлтелгән чаралар дәвам итәчәк, - дип билгеләп үтте республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров.

Янә су басуга юл куймас өчен тагын берничә шартлату планлаштырыла. Мәсәгуть авылы урамнарына елгадан су керүе туктатылды. Су басуларны булдырмас өчен алга таба Әй елгасы үзәне буйлап авиаразведкага республика янгын сүндерүчеләренең коткаручы вертолетында очтылар. Язгы ташуны хәвефсез үткәрү буенча эш дәвам итә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас