+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 апрель 2022, 17:38

ЦУР: Мишкә башлыгын нәрсәләр борчый?

Бу юлы Республика белән идарә итү үзәгенә Мишкә районы хакимияте башлыгы Павел Трапезников килде.

Безнең күңелгә җылы булганы — Павел Владимирович безнең командага хезмәттәшлек, оперативлык һәм намуслылык өчен рәхмәт белдерде. Рәхмәт, без тырышабыз. Безнең максатыбыз - бу район кебек үк, һәм барлык районнардагы кебек үк, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту.

Катлаулы хәлләргә килгәндә — бер хәл турында фикер алыштык. Бу — Мишкә авылын һәм якын-тирә торак пунктларны су белән тәэмин итү. Андагы бик катлаулы хәл инде күп еллар концессия килешүе белән бәйле. Кыскасы, бу хәлне әлегә икенче редакциядә тикшерәбез һәм республика Хөкүмәте карарын көтәбез.

Барлык башлыкларны да киңәшмәгә кунакка көтәбез, без аралашырга һәрвакыт әзер.

Автор:Зульфия Фатхтдинова
Читайте нас