+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 апрель 2022, 10:30

Уфада18 яшьлек кызны эзлиләр

Аның язмышы өчен якыннары бик борчыла.

Уфада18 яшьлек кызны эзлиләрУфада18 яшьлек кызны эзлиләр
Уфада18 яшьлек кызны эзлиләр
Уфада 18 яшьлек Милена Ирек кызы Гыйләҗетдинова югалган. Ул кичә, 13 апрельдә, өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.
 
Туганнары һәм якыннары кызны эзли һәм аның язмышы турында бик борчыла.

Билгеле булуынча, югалган көнне Милена ак күн куртка, кара водолазка һәм джинсы, ак кроссовкалар кигән булган.

Кызның буе - 165 сантиметр, какча гәүдәле, аксыл чәчле, күзләре соры-зәңгәр төстә, дип хәбәр итә "Лиза Алерт" эзтабарлар отряды.

Әгәр дә аның кайдалыгын белүчеләр булса, 8-800-700-54-52, яки 112 телефонына шалтыратыгыз.
 


Фото: gorobzor.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас