+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 апрель 2022, 10:14

Бәла-казаларга тарымыйк!

Яз килә. Юмарт кояш нурлары бөтен хәятны нурга манчый, табигать яшәрә. Елның бу мизгелендә хәвеф-хәтәрләр дә аз сагаламый. Алар нигездә елгаларда боз кузгалу, су күтәрелү белән бәйле.

Бәла-казаларга тарымыйк!Бәла-казаларга тарымыйк!
Бәла-казаларга тарымыйк!
– Сулыкларның һәркайсы­сы да, елга булсынмы ул, яки буамы, кар эрегән вакытта югары хәвеф чыганагына әверелә. Язгы ташкын бигрәк тә елга-күлләр тирәсендә яшәүчеләргә куркыныч тудыра. Кешеләргә һәм дәүләткә зыян килмәсен өчен, су күтәрелү мәленә җитди әзерлек таләп ителә, – дип уртаклашты Дүртөйле районы хакимияте башлыгы урынбасары – авыл хуҗа­лыгы бүлеге җитәкчесе, районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе урынбасары Салават Ислакаев. – Дүртөйле районы елга-күлләргә, буаларга бик бай. Гүзәл Агыйдел елгасыннан башка да, бездә зур сулыклар бихисап. Бүгенге көнгә районда 39 гидротехник корылма исәпләнә, алар барысы да авыл Советлары биләмәләре карамагында. 1 миллион кубометрдан артык су сыйдырган елгалар да бар, мисал өчен Бөят-язы (Тәкәрлек авыл Советы биләмәсендә), Наҗы (Семилеткада), Яубәзе (Мәскәү һәм Иске Яндыз авыл Советлары биләмәләрендә), Салам­күл (Тумырҗа авыл Советында). Мондый зур сулыклар, әлбәттә, язгы ташкын чорында аеруча җитди игътибар таләп итә. Шунысы сөенечле: ташкынга районда әзерлек югары дәрәҗәдә. Барлык гидротехник корылмаларның да торышы канә­гатьләнерлек. Буаларның суы тиешле вакытка агызып киметелде.
Район хакимияте башлыгының карары нигезендә махсус комиссия эшли, аның составында барлык авыл Советы биләмәләре башлыклары, хокук саклау органнары вәкилләре, коткаручылар, табиблар, халыкның тормыш-көнкүрешен хезмәтлән­дерүче оешмалар. Ташкынга каршы көрәш комиссиясенең берничә утырышы үтте. Анда күперләрне, юлларны бу чорга ничек әзерләргә кирәклеге турында анык киңәшләр бирелде, халык арасында аңлату эшләре алып барылды.
14 мартта район Мәдәният сарае каршында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча җаваплы оешмалар­ның техникасының смотры үтте. Алар барысы да җаваплы чорга әзер дип табылды.
Су басу була калса, эвакуация өчен 12 берәмлек техника бүленде. Язгы ташкын хәвефе янаган авылларда яшәүчеләр өчен көймә, катер кебек 30 йөзү техникасы бар.
Йорт-җирләре язгы ташкыннан зыян күрүчеләр була калса, аларга вакытлыча яшәү пунктлары әзер­ләнде – 1184 кеше сыйдырышлы 10 бина. Башкортстан Респуб­ликасының 2013 елның 30 гыйнварындагы 22нче санлы “Башкортстан Респуб­лика­сының су басу хәвефе булган торак пунктлары реестры” буенча Дүртөйле районында су басу хәвефе зонасында Көшел, Венеция, Әңгәсәк, Җилгәр­гечләр заводы, Казы-Ялдәк, Миңеште, Иске Яндыз авылларында һәм Дүртөйле шәһәрендә урнашкан 236 йорт исәпләнә, аларда 706 кеше яши. Әйтеп үтүемчә, табигать казасына тараучылар булса, вакытлыча яшәү урыннары тулысынча әзер.
Бөтен авыллар белән дә телефон элемтәсе бар. Моннан тыш, язгы ташкынга кагылышлы кисәтүләр, бел­дерүләр Эчке эшләр министр­лыгының район бүлеге автомобильләренә урнаштырылган техник җайланмалар һәм сәүдә, мәдәният оешмалары биналарындагы тавыш көчәйткечләр аша да халыкка даими җиткерелә.
Күтәртелгән юллар астыннан су агуны тәэмин итүче торбалар барлык авылларда да чистартылды, авыл Советы биләмәләре башлыклары көн саен үзләренә ышанып тапшырылган территориядәге хәлне күзәтеп, анализлап тора.
Бу көннәрдә мәктәпләрдә укытучылар сыйныф сәгатьләрендә балаларга язгы ташкын хәвефе хакында сөйли, суга егылып төшүчеләргә ничек итеп беренче ярдәм күрсәтергә кирәклеген аңлата.
Апрельдә Дүртөйле халкы, гадәттәгечә, Агыйдел ярына боз китүен манзара кылырга чыга. Быел да язгы ташкын хәтерләребездә табигатьнең матур бер күренеше булып истә калсын, беребез дә бәла-казага тарымыйк!

Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас