+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 апрель 2022, 17:44

Нефтехимиклар паркы төзекләндереләчәк

Моның турында бүген социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров белдерде.

Нефтехимиклар паркы төзекләндереләчәкНефтехимиклар паркы төзекләндереләчәк
Нефтехимиклар паркы төзекләндереләчәк

"Уфаның Черниковка бистәсендә яшәүчеләр белән башкаланың төньягындагы иң матур урыннарның берсе булган Нефтехимиклар паркын төзекләндерү турында фикер алыштык. Кешеләр монда күптән тәртип урнаштыруны күптән сорый иде инде.

Узган елда мин социаль челтәрләрдә башкалада кайсы урыннарны беренче чиратта төзекләндерергә кирәк, дип сорагач, җаваплар нәтиҗәсе буенча нәкъ менә шушы парк җиңде. Уфалыларга Нефтехимиклар паркы нинди булырга тиешлеге буенча тәкъдимнәре өчен бик рәхмәтлемен.

Вәгъдә бирдем, сүземдә торам. Инде проект бар, тиздән мәйданчыкка чыгабыз. Парктагы эшләрне этаплап башкарачакбыз", - дигән бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас