

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа буенча эш сәфәре барышында сәнәгать предприятиеләрендә, төзекләндерү һәм спорт корылмаларында булды, шулай ук шәһәрнең социаль-икътисади үсеше буенча күчмә киңәшмә уздырды.
Башкаланың Октябрь районында республика Башлыгы "Башкирские самоцветы" компаниясенең җитештерү мәйданчыгында булды, ул иҗтимагый киңлекләр, төрле архитектура объектлары һәм биналар өчен таштан эшләнмәләр проектлауда, әзерләүдә һәм монтажлауда махсуслаша. Аерым алганда, белгечләр Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәле өчен колоннаданың масштаблы проектын әзерли.
Радий Хәбиров төзүчеләргә уңышлы эш теләде, Һәйкәл ачылуның 11 октябрьгә, Республика көнендә планлаштырганнарын искәртте.
- Проекттан алып, материалларга кадәр бөтен сынлы композициянең Башкортстанда тууы бик шәп. Һәйкәлнең авторы безнең танылган скульптор Салават Щербаков булды. Ә шундый матур ташны төньяк Урал тауларыннан китерделәр, - дип билгеләде төбәк Башлыгы.
Алга таба Радий Хәбиров Рихард Зорге урамындагы 30нчы күпфатирлы йортның подъездларын ремонтлау барышы белән танышты. 1965 елда төзелгән биш катлы бинаның дүрт подъезды бар. 2015 елда анда яшәүчеләрнең взнослары хисабына су белән тәэмин итү системасын яңартканнар инде.
Республика Башлыгы подъездларда башкарыла торган эшләрнең барышын бәяләде, ремонт вакытында нинди төзелеш материаллары кулланылуы һәм аны тәмамлау сроклары нинди булуы белән кызыксынды.
Төбәк капремонт операторы генеральный директоры Павел Сафонов хәбәр иткәнчә, әлеге йорт подъездларындагы эшләрнең гомум бәясе - 2,5 миллион сум. Ремонтны 1 июльгә төгәлләргә тиешләр.
Аралашу вакытында халык республика җитәкчесен түбәне капиталь ремонтлау мәсьәләсендә ярдәм итүен сорады. Алар сүзләренчә, явым-төшем вакытында су ага һәм фатирларга эләгә, шуның аркасында күгәрек барлыкка килә.
Башкортстан Башлыгы Төбәк операторы җитәкчесенә быел түбәгә капиталь ремонт ясарга кушты. Яңартулар шулай ук йортның фасадында да таләп ителә. Радий Хәбиров Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиевка халык белән киңәшләшергә һәм бу мәсьәләнең гомум чишелешен табарга кушты.