+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 апрель 2022, 17:41

ЦУР: Ярдәм тиз арада килде

Электрсыз калучылар Республика белән идарә итү үзәгенә мөрәҗәгать иткән.

ЦУР: Ярдәм тиз арада килдеЦУР: Ярдәм тиз арада килде
ЦУР: Ярдәм тиз арада килде

"Авария бер муниципаль берәмлек территориясендә була, бу очракта - Уфаның Киров районы территориясендә, ә Уфа районы халкы зыян күргән.

Уфа районында яшәүче бер хатынның мөрәҗәгатен Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәге мәгълүмат системасында тотып алганнар. Халык электр челтәрләрендәге авария проблемасын хәл итүне сораган. "Калинка", "Пчеловод" һәм "Ивушки" бакчачылык ширкәтләренең 30 шәхси биләмәсе утсыз калган.

Идарә итү үзәге һәм Сәнәгать министрлыгы командалары берләшеп, авария урынын төзәттеләр һәм халыкка ут бирделәр.

Ә без «Башкирэнерго» компаниясенә һәм аның директоры Илдар Башмаковка оперативлыгы һәм ярдәмчеллеге өчен рәхмәт белдерәбез", - дип язган социаль челтәрләрдә Республика белән идарә итү үзәге.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас