+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 Апреля 2022, 09:40

Алар җитештергән корылмалар чит илнекеннән бер дә калышмый

Предприятие елына 80 берәмлек төп продукция һәм ургычларны күчереп йөртү өчен 1000нән артык арба җитештерә.

Алар җитештергән корылмалар чит илнекеннән бер дә калышмыйАлар җитештергән корылмалар чит илнекеннән бер дә калышмый
Алар җитештергән корылмалар чит илнекеннән бер дә калышмый

Башкортстанда катлаулы авыл хуҗалыгы машиналарын чыгара торган уникаль предприятие бар. Ул Стәрлетамак районында урнашкан. «БашАгроМаш» үзйөрешле «Чулпан» чапкычлары, төрле модификацияләр белән дан тота. Әлеге предприятие базасында авыл хуҗалыгы машиналарының 150дән артык төре җитештерелә.

Техника чит ил аналогларыннан бер дә калышмый. Предприятие Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан аккредитацияләнгән һәм, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче буларак, федераль субсидияләр ала. Компаниянең планнарында - авыл хуҗалыгы машиналарының һәм җайланмаларының яңа төрләрен һәм модельләрен җитештерүне үзләштерү, продукциянең сыйфатын арттыру.

2020 елда предприятиенең генеральный директоры Рамил Баһаветдинов "Инвестчас"та катнашты, анда нәкъ менә матди базаны үстерү һәм авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү күләмнәрен арттыру проектын карадылар. Әлеге очрашу йомгаклары буенча предприятие, АПКны техник модернизацияләүнең республика программасы кысаларында станоклы һәм технологик җиһазлар сатып алуга чыгымнар өлешен компенсацияләү өчен республиканың Сәнәгатьне үстерү фондыннан займ алды.

Нәтиҗәдә, үткән елда «БашАгроМаш» җитештерү күләмнәрен өчтән бер өлешкә арттырды, хәзер монда Стәрлетамак шәһәре һәм районының 120дән артык кешесе эшли. Узган елда предприятиедә үзйөрешле чапкычлар әзерләү буенча яңа цех төзеделәр, рам конструкцияләренең эретеп ябыштыру элементларын әзерләү өчен роботлаштырылган комплекс файдалануга тапшырылды. Бүгенге шартларда компания авыл хуҗалыгы техникасының яңа төрләрен җитештерүне алга таба да арттырырга уйлый.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас