

“Без башкалабызның транспорт проблемаларын планлы рәвештә хәл итәбез. Агыйдел аша күперне файдалануга тапшырдык, аркалы күперне ремонтлый башладык. Зинино районындагы тимер юл кичүе аша да транспорт чишелеше белән ныклап шөгыльләнә башладык. Халык телендә - Нагаево кичүе. Андагы зур тыгыннарга бик күп шикаятьләр бар.
Юлчылар инде терәкләрнең бер өлешен куйды, җир эшләрен башлады. Ливневкалар, Русия тимер юллары челтәрләрен күчерү - барысы да процесста. Бу юл чишелеше барысына да бик кирәк. Нагаево актив төзелә, һәм без инде хәзер үк алдан күзаллап эшлибез.
Аңлыйм, төзелеш һәрвакыт уңайсызлык тудыра. Кешеләрдән түзем булуларын сорыйм, без барысын да булдыра алганча эшлибез.
Барыгызга да яхшы эш атнасы!” – дип яза Радий Хәбиров “ВКонтакте”да.
Нагаево бистәсендәге торак фонды 5200 шәхси йорт тәшкил итә. Киләчәктә Нагаево авылыннан төньяктарак урнашкан 6000 участокны үзләштерү планлаштырыла. Якындагы биш елда бистә халкы 35-40 мең кеше тәшкил итәчәк. Бер тәүлектә тимер юл аша якынча 50 мең автомобиль уза. Бүген бистәгә керү тимер юл аша бара, шуңа бәйле рәвештә эшкә бару һәм кайту сәгатьләрендә көтү вакыты 50-60 минут тәшкил итә.
Фото: vk.com/wall413272232_788903