+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 апрель 2022, 16:25

Язгы салкын тиюдән ничек сакланырга?

Табиб-терапевт бу уңайдан файдалы киңәшләр бирә.

Язгы салкын тиюдән ничек сакланырга?
Язгы салкын тиюдән ничек сакланырга?
Язын яуган яңгырлар салкын тиюгә сәбәпче булырга мөмкин. Авырмас өчен һава торышы буенча киенергә, су үткәрми торган аяк киеме кияргә, шулай ук үзең белән зонт алырга кирәк. Табиб-терапевт Людмила Лапа шундый киңәшләр бирә. Эксперт әйтүенчә, кием һава температурасына туры килергә тиеш.

— Кар эреп беткәнче, һичшиксез, аякта су үткәрми торган аяк киеме, өстә шундый ук кием булырга тиеш. Урамда ике градус кына икән, димәк, җылы әйберләр киябез, өс киемен ычкындырып ташламыйбыз, — дип сөйли табибә.

Табибә билгеләвенчә, яз көне аллергия сезоны башлана: җир кардан ачыла башлау белән һавада гөмбәчек серкәсе тарала. Аллергикларга бу чорда битлек кияргә кирәк, дип киңәш итә белгеч.

— Яңгырда кеше юешләнә, өши һәм аңа салкын тию куркынычы бар. Салкын тигән икән, димәк, аның тамагы авырый, ә аннары аңа икенче инфекция дә кушылачак. Шуннан инфекцияләр активлаша башлаячак. Бу хроник тонзиллитлар һәм организмда булган төрле эчке инфекцияләр кискенләшүгә китерәчәк. Үзең белән кулчатыр йөртергә кирәк. Авырып китәсез икән, больничныйга чыгыгыз, — ди терапевт.

Әгәр кеше аякларын юешләтсә, аңа мөмкин кадәр тизрәк өйгә кайтырга һәм җылы, тозлы аяк ваннасы керергә кирәк, дип белдерә табибә. Су температурасы 37 градуска якын булырга тиеш, бер литр суга 10 грамм тоз алына. Диңгез тозына өстенлек бирү яхшырак, дип ачыклый табибә. Тиз генә өйгә кайтып булмый икән, ашыгыч рәвештә чаралар күрергә кирәк, дип аңлата ул.

— Нинди дә булса коры бинага, кафега керергә кирәк, чәй, кофе эчәргә, аякларны ышкырга, массаж ясарга мөмкин. Бу да авырмаска ярдәм итәчәк, — дип йомгак ясый табибә.

 
 
Фото: vgorodekirove.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: