+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 апрель 2022, 04:57

Агыйдел таша, Дим ярларына кайта

Ашыгыч хезмәтләр тәүлек әйләнәсенә иң җитди әзерлек сызыгында тора.Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, кичәге тәүлектә 112 системасының эшкәртү үзәгенә һәм бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә су басу турында хәбәр килмәгән. Ведомство мәгълүматлары буенча, язгы ташу чоры башланганнан алып территорияләрне су басу очраклары турында барлыгы 361 хәбәр алынган.

Агыйдел таша, Дим ярларына кайтаАгыйдел таша, Дим ярларына кайта
Агыйдел таша, Дим ярларына кайта

“Язгы ташу башланганнан бирле биш муниципаль берәмлектә 9 су басу очрагы теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 45 йортны, 97 йорт яны территориясен, җиде юл участогын су баскан”, – диделәр ведомствода.

Бүгенге көндә өч муниципалитет территориясендә су басуның 3 очрагы (дүрт юл участогы) ашыгыч хезмәтләр контролендә тора. Аерым алганда, Уфаның Дим бистәсендәге “Козарез” һәм “Альбатрос” бакчачылык ширкәтләренә алып баручы күтәрелмәгән юл участогы, Иглин районының Пятилетка торак пунктында асылмалы җәяүлеләр күперенә алып баручы юл участогы, шулай ук Белорет районы территориясендә Югары Әүҗән – Исмакай – Безәк автоюлының ике участогы турында сүз бара.
Тәүлек эчендә ике очрак – Иглин районы территориясендә һәм Белорет районындагы Габдүк – Зөяк автомобиль юлы участогында хәл тотрыклануга бәйле рәвештә коткаручылар контроленнән алынган.

Шул ук вакытта Агыйдел елгасында суның максималь күтәрелеше (тәүлек эчендә су дәрәҗәсе +41 сантиметр, агымдагы дәрәҗәсе 110 сантиметр) Күгәрчен районының Югары Биккуҗа авылы янында күзәтелә.

Моннан тыш, Уфада Дуслык монументы янында Агыйделдә су күтәрелү дәвам итәчәк, дип көтелә. Су биредә тәүлегенә 30 сантиметрга күтәрелгән. Иглин районының Глуховка авылы янында Сим елгасы да күтәрелүен дәвам итә. Уфа янында Дим елгасы ярларына кайта.

Резида ВӘЛИТОВА.

 

Фото: Динар Кәлимуллин.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас