Ул белдерүенчә, вице-премьер Азат Бадранов Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде.
Сибай шәһәренең элекке мэры Рөстәм Афзалов Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры итеп тәгаенләнде. “Мин сибайлылардан Рөстәм Афзаловны республика Хөкүмәтенә эшкә җибәрүләрен сорадым. Аның тәҗрибәсе зур, ул башлык сыйфатында яхшы тәҗрибә туплады. Гомумән алганда, муниципалитет башлыгы булып эшләгән кеше универсаль җитәкче була, — диде Радий Хәбиров һәм Рөстәм Афзаловка Сибай башлыгы сыйфатында 4,5 ел эшләгәне өчен рәхмәт белдерде.
Финанс министры Лира Игътисамова республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде. Ул сәламәтлек саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре өчен җавап бирәчәк. Табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкарган Урал Искәндәров төбәк Башлыгы ярдәмчесе итеп тәгаенләнде. Әлеге министрлыкны җитәкләү Нияз Фазыловка йөкләтелде.
Башкортстанда санкцияләр шартларында икътисадка ярдәм чараларының 55 миллиард сум күләмендәге беренче пакеты әзерләнгән. Бу хакта Премьер-министр Андрей Назаров хәбәр итте. Дәүләт ярдәмен формалаштырганда өч федераль пакет чаралары исәпкә алынды, дип билгеләп үтте ул. План 143 ярдәм чарасын үз эченә ала. Аерым алганда, кече бизнеска ярдәм итүгә — 1 миллиард сумнан артык 14 чара, сәнәгать секторына ярдәм итүгә 3 миллиард сумнан артык суммага 20 чара каралган. Аерым комплекс экспортны диверсификацияләүгә һәм Русиянең дөнья икътисадына интеграцияләнүен чикләүгә каршы көрәш чараларына юнәлтелгән. Ярдәм чараларының иң зур күләме — 30 миллиард сумнан артык — икътисадның торак төзү секторы тармагына юнәлтелгән. План буенча 10 салым преференциясе каралган, алар бюджет керемнәренең 2 миллиард сум күләмендә кимүенә китерәчәк.
“Бу әле беренче пакет кына. Алга таба, вәзгыять үсешенә карап, без аны оператив рәвештә тулыландырачакбыз. Бу этапта республика Башлыгының тиешле күрсәтмәсе проекты әзерләнде. Аны якын арада раслауга тапшырачакбыз. Гомумән алганда, кризиска каршы план төбәк вәкаләтләре күзлегеннән федераль чараларны комплекслы рәвештә тулыландыра”, — диде Премьер-министр.
Төбәк Башлыгы санкцияләр шартларында икътисадка ярдәм итү чараларының беренче пакетын тәэсирләндерерлек дип атады. “Хәзер башкача ярамый да. Аның турында мәгълүматны эшкуарларга һәм бизнеска җиткерү мөһим. Ситуацион үзәк хәзер коронавирус мәсьәләләреннән шушы проблемаларны хәл итүгә күчәргә, бизнес өчен “кайнар элемтә” сыйфатында эшли башларга тиеш”, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстанда Сәнәгатьне үстерү фонды капиталлаштырылачак, финанс программалар портфеле киңәйтеләчәк. Бу максатларга 200 миллион сум бүлү планлаштырыла, кирәк булганда, өстәмә финанслау мәсьәләсе хәл ителәчәк. Бу хакта беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов бәян итте.
Ул белдерүенчә, республиканың туристик потенциалын үстерү максатында, бу юнәлештә тәкъдимнәрне арттыру һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү өчен чаралар пакеты каралган. Аерым алганда, туристлык объектларын үстерүгә субсидияләр һәм грантлар биреләчәк.
Башкортстанда беренче сәнәгать кластеры булдырылды, дип хәбәр итте төбәк Башлыгы Радий Хәбиров. Бу хактагы боерыкка Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров кул куйды. Димәк, Русиядә беренче җиһаз кластеры булачак. Предприятиеләрне аерым кластерга кертү аларга дәүләт ярдәме чаралары алуга дәгъва итәргә һәм алга таба да үсешергә мөмкинлек бирәчәк. Радий Хәбиров үз Хакимиятенә, май бәйрәмнәреннән соң әләм күтәрү тантанасын башлау өчен, бер атнада дәүләт символлары белән эшләү мәсьәләсен хәл итәргә кушты. “Сезгә тәкъдимнәр эшләүгә бер атна бирәм, бу мәктәп линейкалары яки башка чаралар булырга мөмкин. Безгә укучыларны, балаларыбызны дәүләт символларын хөрмәт итәргә өйрәтергә кирәк”, — диде ул.
Элегрәк Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы илнең барлык мәктәпләре дә укучыларга патриотик тәрбия бирү кысаларында атна саен флаг күтәрү тәҗрибәсен кертү өчен дәүләт символикасы белән тәэмин ителәчәк, дип белдерде.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.