+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 апрель 2022, 15:35

Керемнәрне арттыру өчен мөмкинлекләр бар

Агымдагы елның беренче кварталын Башкортстан салым һәм салым булмаган керемнәрнең 1,5 тапкыр артуы белән тәмамлады.

Керемнәрне арттыру өчен мөмкинлекләр барКеремнәрне арттыру өчен мөмкинлекләр бар
Керемнәрне арттыру өчен мөмкинлекләр бар
19 апрельдә Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендәге Хөкүмәт утырышы барышында Премьер-министр урынбасары, республиканың финансңминистры Лира Игътисамова 2022 елның I кварталында Башкортстан бюджетының үтәлеше турында хәбәр итте.

— Агымдагы елның беренче кварталында без республика бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәрне, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр арттыру белән тәмамладык. Бу, барыннан да элек, узган ел башында салым базасының түбән булуы белән бәйле. Хәзер безнең алда төп бурыч — керемнәр үсешен саклап калу. Аларны арттыру өчен резервларыбыз бар, — диде Андрей Назаров.

Лира Игътисамова хәбәр иткәнчә, керемнәр буенча Башкортстан бюджеты 60,2 миллиард сум күләмендә үтәлгән, 2021 ел белән чагыштырганда, 16,5 миллиард сумга үсеш.
— Салым һәм салым булмаган керемнәр 44,6 миллиард сум күләмендә керде. Түләүсез керемнәр 15,6 миллиард сум тәшкил итте, — дип өстәде Лира Игътисамова.
Республика бюджеты чыгымнары 51,4 миллиард сум тәшкил итте, 2021 ел дәрәҗәсенә карата үсеш 7,9 миллиард сумга. Чыгымнарның тармак ягыннан, гадәттәгечә, 80 проценты (41 млрд сум) социаль чыгымнарга туры килә.

 
 
Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас