+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 апрель 2022, 09:35

"Төп бурыч - Башкортстанда туристлар өчен уңайлы шартлар булдыру"

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә туристлык тармагына ярдәм итүнең федераль чараларын гамәлгә ашыру белән бергә юл буе сервисын үстерү турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә республика районнары һәм шәһәрләре хакимият башлыклары, шулай ук әлеге тармакны үстерү өчен җаваплы ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

"Төп бурыч - Башкортстанда туристлар өчен уңайлы шартлар булдыру""Төп бурыч - Башкортстанда туристлар өчен уңайлы шартлар булдыру"
"Төп бурыч - Башкортстанда туристлар өчен уңайлы шартлар булдыру"
Андрей Назаров җәйге туристлык сезоны башлангач, юл буе сервисының үсеше аеруча актуальләшә баруын билгеләп үтте, чөнки бу чорда төп юнәлешләрнең берсе - автотуризм. Бүген русиялеләрнең яртысыннан артыгы автотранспортта сәяхәт итәргә әзер. Шул ук вакытта, "Ростуризм" мәгълүматларына караганда, 2030 елга илдә елына 140 миллион эчке туристик автомобиль сәфәрләре узачак. Бу - тармакны үстерү өчен бик зур мөмкинлекләр.

- Автосәяхәтләр индустриясен үстерүгә бизнесны җәлеп итү эшен башладык инде. Төп бурыч - Башкортстанда автомобильчеләр өчен максималь уңайлы шартлар тудыру. Узган ел нәтиҗәләре буенча, республика юл буе сервисын үстерүдә планлаштырылган төп күрсәткечләргә ирештек. Быел, әлеге юнәлешне үстерүнең расланган концепциясе нигезендә тагын да зуррак бурычлар куелган. 150 яңа йорт төзергә һәм юл буе сервисының гамәлдәге 150 объектын яңартырга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә эш темпларын киметергә ярамый. Агымдагы икътисади һәм геосәяси хәлне исәпкә алып эшләргә кирәк. Потенциаль инвесторлар белән актив хезмәттәшлекне үстерергә кирәк, - диде Андрей Назаров.

2022 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча төбәктә юл буе сервисы үсешенең арадаш нәтиҗәләре турында Башкортстан сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев сөйләде.

- Беренче квартал нәтиҗәләре буенча юл буе сервисының 14 объекты файдалануга тапшырылды һәм гамәлдәге 8 объектка карата модернизация үткәрелде, - дип билгеләде Алексей Гусев.

Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Ринат Фаткуллин республиканың туристлык инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итү буенча федераль программаларда катнашуы турында сөйләде.

- Бүгенге көндә республикадан туристлык инфраструктурасын үстерү буенча федераль программаларда катнашуга заявкалар җибәрелде. Грантларның берсе - кемпинглар һәм автокемпинглар урнаштыру өчен модульле булмаган чаралар булдыруны күздә тота. Грантларның әлеге төренә федераль бюджеттан 700 миллион сум акча бүленгән. Без гомум сумманың 12 процентына, ягъни 84 миллион сумга дәгъва итә алабыз. Барлык проектлар да ел ахырына кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш, - диде Ринат Фаткуллин.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас