

Анда төзелеш блогы ведомстволары, төбәкнең хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, Уфа хакимияте җитәкчеләре һәм Фонд экспертлары катнашты.
Киңәшмәдә проблемалы объектларны финанслау һәм Башкортстан өлешчеләренең бозылган хокукларын тергезү буенча Территорияләрне үстерү фонды белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, ел башыннан республикада 1 меңгә якын кешенең хокуклары тергезелгән. Төбәктә тагын 2,9 меңнән артык өлешче үз торагын көтә.
– Территорияләрне үстерү фонды командасына Башкортстан халкы өчен иң кискен мәсьәләләрнең берсе – торак мәсьәләләрен хәл итүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде Радий Хәбиров. - Фонд белгечләре белән бергә без 2023 ел ахырына кадәр халыкның бозылган хокукларын тергезү өчен нәтиҗәле эшлибез. Русия Президенты Владимир Путин безнең алга шундый бурыч куйды.
2022 елның апреленә Фондның Күзәтчелек советы тарафыннан каралган проблемалы объектлар реестрында 56 «долгострой» тора. Аларның 36сы буенча төзеп бетерү турында карар кабул ителде, 20се буенча өлешчеләргә компенсация түләнә. Элегрәк каралган тагын 18 йорт проблемалы объектлар реестрыннан төшереп калдырылды да инде.
Ел ахырына кадәр Территорияләрне үстерү фондының Күзәтчелек советы тагын алты йорт буенча карар кабул итәргә мөмкин.