

12 апрельдә республика Башлыгының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә һәм социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга грантлар конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланды. Конкурска гаризаларның рекордлы саны керде - 522, гомум суммасы 753,5 миллион сумнан артык.
Конкурска гаризалар Башкортстан Республикасы Башлыгының Грантлар фонды тарафыннан 2022 елның 14 мартыннан 12 апрельгә кадәр кабул ителде. Бу чорда республиканың коммерциягә карамаган оешмалары тарафыннан 522 гариза бирелгән, бу, үткән елның шушы ук конкурсына караганда, 53 процентка диярлек күбрәк (342 гариза). Алырга теләгән акчаларның гомум суммасы да арткан - 753 565 662,47 сум, бу узган елгы конкурска караганда шактый күбрәк.
Исегезгә төшерәбез, бер проектка бүлеп бирелгән максималь сумма 3 миллион сумнан артмаска тиеш, ә конкурсны финанслауның гомум күләме 90 миллион сум тәшкил итә. "Мәдәният, сәнгать, тарихи хәтерне саклап калу" юнәлеше аеруча популяр булды, аңа 159 гариза бирелгән, популярлык буенча икенче урында "Социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм гражданнарның аерым категорияләрен яклау" юнәлеше (86 гариза). "Сәламәтлек саклау, сәламәт яшәү рәвешен, физик культура һәм спортны пропагандалау" иң популяр юнәлешләрне йомгаклый (86 гариза).
Республика муниципалитетлары арасында, узган елдагы кебек үк, гаризалар саны буенча Уфа (261), Стәрлетамак (23), Гафури районы (17) алда бара. НКО конкурсында катнашуга заявкалар җибәрмәгән бердәнбер муниципалитет Борай районы булды. Грант конкурсының популярлыгын үстерү файдасына бер ел элек анда катнашмаган муниципаль берәмлекләрнең 10 булуы сөйли. Моннан тыш, агымдагы елда республика төбәк грант конкурсларын финанслашу буенча Президент грантлары фонды конкурсы кысаларында 101,5 миллион сум күләмендә грант алды. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан бөтен Русиядә 2нче урынны яулады.
Башкортстан Башлыгы грантлар конкурсында җиңүчеләр инде тиздән - 10 июньнән дә соңга калмыйча билгеле булачак. Үз проектларын алар 18 июльдән соң тормышка ашыра алачак.
Әмма НКОларга ярдәм болай гына тәмамланмый. 28 апрельдә республика халкының дәүләт телләрен үстерү һәм саклауга субсидияләр рәвешендә Башкортстан Башлыгы грантларын бирү конкурсына заявкалар кабул ителә башлаячак. Анда республиканың үз территориясендә теркәлгән һәм эшләүче коммерциягә карамаган оешмалары, шулай ук Русия территориясендә теркәлгән һәм төбәктән читтә башкорт телен саклау һәм үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыручы оешмалар катнаша ала. Бу конкурсның бюджеты - 50 миллион сум.
Алда тагын бер конкурс, ул республиканың гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы һәм быел социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларына ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк. Аның бюджеты - республикага Президент грантлары фонды тарафыннан бирелгән 101,5 миллион сум.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Русия төбәкләре арасында социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм итү буенча алда бара. Әйтик, быелгы Президент грантларының беренче конкурсы нәтиҗәләре буенча республикадан 74 НКО җиңүче булды (барлыгы 516 гариза бирелгән). Алар алган финанслауның гомум күләме буенча (76 миллион сумнан артык) Башкортстан Русиядә 1нче урынны алды. Президент грантларының икенче конкурсына 581 гариза бирелгән, ә җиңүчеләр июньдә игълан ителәчәк.
Фото: bashinform.ru