

Бу хакта ЦУР оештырган тышкы санкция басымы шартларында республика икътисадына ярдәм чаралары буенча брифинг барышында вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, әлегә санкция сәясәте төбәктә чәчү кампаниясенә йогынты ясамады.
«Әлеге тармакка якынча 4 миллиард сумнан артык кризиска каршы чаралар җибәрелгән. Өстәвенә, бездә Эре терлекләр эмбриологлары һәм генетикасы үзәген булдыру кебек үсеш инструментлары бар. Бу чит илләрдән яхшы токымлы терлек китерүгә бәйле булмаячакбыз дигән сүз", - диде вице-премьер.
Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов быел язгы кыр эшләренең республика аграрийларына шактый кыйммәткә төшүен әйтте. Аның сүзләренә караганда, чәчү эшләренә барлыгы 20 миллиард сумнан артык акча кирәк. Ул, шулай ук, Авыл хуҗалыгы министрлыгының һәр фермер һәм предприятие белән һәрвакыт элемтәдә торуын билгеләп үтте, шул исәптән кризиска каршы чаралар буенча да.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә тышкы санкция басымы шартларында республика икътисадына ярдәм чараларының беренче пакетын тәкъдим иттеләр. Аның суммасы - 55 миллиард сум.
Төзелеш тармагы, кече һәм урта бизнес, туризм, агросәнәгать комплексы һәм башкалар бик зур ярдәм алачак.
Фото: башинформ