+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 апрель 2022, 17:40

“Евразия халыклары ассамблеясе икътисади һәм мәдәни берләшү күперенә әйләнергә тиеш”

“Бу катлаулы вакытта Евразия халыклары ассамблеясе эшчәнлеге яңа мәгънәгә ия һәм ул илләр арасында икътисади һәм мәдәни интеграция күперенә әверелергә тиеш”, — дип язган бүген республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм бу темага әһәмиятле пост багышлаган.  

“Евразия халыклары ассамблеясе икътисади һәм мәдәни берләшү күперенә әйләнергә тиеш”“Евразия халыклары ассамблеясе икътисади һәм мәдәни берләшү күперенә әйләнергә тиеш”
“Евразия халыклары ассамблеясе икътисади һәм мәдәни берләшү күперенә әйләнергә тиеш”

“Бу хакта без бүген Уфада Италия кухнясын популярлаштыручы Италия партнерлары катнашлыгында узган иртәнге ашта сөйләштек. Без милли ашларны алга сөрүче урындагы эшкуарларга да ярдәм итәбез, моны республика Башлыгы күптән түгел булган постында да билгеләп үтте. Шушы көннәрдә Уфа эшкуары AIBAT HALLYAR автор проекты белән туры эфирда ил Президенты белән аралашты, Владимир Путинны Уфа фастфудын тәмләп карарга чакырды. Алга таба да бизнес өчен уңайлы шартлар булдырачакбыз. Дискуссиягә килгәндә, ул нәтиҗәле узды. Питер форумында Евразия халыклары ассамблеясе Генеральный секретаре Андрей Бельянинов белән 2023 елда Уфада Милли һәм халык спорт төрләре буенча «На встречу Евразиаде» спорт форумын үткәрү турында килешүгә кул кую турында килештек”, — дип язган Андрей Назаров.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас