

Ел саен анда делегатлар – муниципалитетлар, федераль һәм республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре җыела. Коронавирус белән бәйле хәл аркасында ике ел чара уздырылмады. Утырыш башланыр алдыннан Конгресс-холлның ачык мәйданчыгында республика җитәкчесе Уфа коммуналь хезмәтләре өчен Беларусьта җитештерелгән яңа коммуналь техника ачкычларын тапшырды.
Съездда катнашучылар урындагы үзидарә өлкәсендә актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Башкортстан Башлыгы ил үсешенең хәзерге шартларында форумның актуальлеген билгеләп үтте.
- Мин, ниһаять, бергә җыелуыбызга бик шат. Без сезнең белән республика үсеше һәм Башкортстанның 4 миллион кешесе иминлеге өчен җавап бирәбез, - диде Радий Хәбиров. - Безнең съезд бик катлаулы вакытта уза. Ил Президенты Владимир Владимирович Путин махсус операция үткәрү турында карар кабул итте. Шуңа бәйле рәвештә күпсанлы дәүләтләр безнең илгә санкция басымы күрсәтә. Һәм бүген сезнең эшчәнлегегездә иң кискен мәсьәләләр буенча фикер алышу, аларны хәл итү вариантларын тәкъдим итү аеруча мөһим.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/152425.html