+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 апрель 2022, 12:49

"Без - җиңүчеләрнең оныклары!"

"Без - җиңүчеләрнең оныклары!""Без - җиңүчеләрнең оныклары!"
"Без - җиңүчеләрнең оныклары!"

- Без - ата-бабаларыбыз, әти-әниләребез белән горурланып үскән буын. Без - җиңүчеләрнең оныклары. Без һәрвакыт илебез белән горурланып, аның киләчәге өчен янып яшәдек.

Русия элек-электән гаделлек өчен көрәшүче ил булды. Бүген кемдер фашистлар эшен башларга уйлый икән, без моңа юл куймаска тиеш. Бүген үтәчәк чара - яшьләрбезгә патриотик тәрбия бирүгә тагын бер этәргеч. Алар да илебез өчен горурланып яшәсен. Без, өлкән буыннар, моны аларга җиткерергә бурычлы.

Без әлеге вакытта Украинада махсус операциядә булган егетләр һәм Президентыбыз Владимир Путинны тулысынча хуплыйбыз һәм аларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Безнең тынычлыкны саклаучылар шуны онытмасын иде. Хәрби бурычын үтәүчеләргә ныклы сәламәтлек телим, - диде Салават Сәхи улы.

Фото: ufa.bezformata.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас